Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мәктәпләрдә "Синең иминлек бишлеге" дигән куркынычсызлык дәресләре узды

Район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эше буенча подразделениесе инспекторлары гаилә иминсезлеген һәм балигъ булмаганнар тарафыннан хокук бозуларны кисәтү буенча муниципаль хезмәткәрләр белән берлектә Урта Комар, Поч.Кучук, Нырья, Янил, Олыяз мәктәпләрендә булып, "Синең иминлек бишлеге" дигән куркынычсызлык дәресләре үткәрделәр. Бу чара Бөтенроссия акциясе кысаларында уздырылды. Инспекторлар уен рәвешендә, аңлаешлы итеп,...

Район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эше буенча подразделениесе инспекторлары гаилә иминсезлеген һәм балигъ булмаганнар тарафыннан хокук бозуларны кисәтү буенча муниципаль хезмәткәрләр белән берлектә Урта Комар, Поч.Кучук, Нырья, Янил, Олыяз мәктәпләрендә булып, "Синең иминлек бишлеге" дигән куркынычсызлык дәресләре үткәрделәр. Бу чара Бөтенроссия акциясе кысаларында уздырылды. Инспекторлар уен рәвешендә, аңлаешлы итеп, укучыларга сәламәтлекләрен, гомерләрен, милекләрен сакларга ярдәм итәчәк гади кагыйдәләр турында исләренә төшерделәр.

Иң элек балаларның игътибары мәктәптән өйгә кадәр куркынычсыз юл сайлануына, куркыныч хәл туганда "гаилә пароле" - әти-әни һәм бала гына белә торган сүздән файдалана белүгә юнәлтелде. Таныш булмаган кешеләр белән контактка кергәндә үзеңне тоту кагыйдәләре, шикле тәкъдимнәргә кырт итеп "Юк!" дип әйтә белү кагыйдәләре өйрәтелде.

Муниципаль хезмәткәрләр балаларга таныш булмаган кешеләр белән аралашу кагыйдәләрен өйрәттеләр һәм "Степа абый - милиционер" темасына карата табышмакларга бергәләп җавап эзләделәр.

Дәрес тәмамланганнан соң һәр бала бүләккә полиция блокнотлары һәм "Синең иминлек бишлең" дигән күргәзмә брошюралар алды.

Район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эше буенча подразделениесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев