Кукмараның полиция прапорщигы Әлмәттән бронза медаль белән кайтты
Әлмәттә кул сугышы буенча Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының шәхси-команда беренчелеге узды. Әлеге ярыш 1994 елда кораллы җинаятьчене тоткарлаганда һәлак булган җинаятьчеләрне эзләү бүлеге оператив хезмәткәре, милиция капитаны Владимир Аполонов истәлегенә оештырылды. Анда республиканың 100дән артык спортчы-полиция хезмәткәре катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча район эчке эшләр бүлегенең полиция прапорщигы Ленар Әгълиуллин...
Әлмәттә кул сугышы буенча Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының шәхси-команда беренчелеге узды. Әлеге ярыш 1994 елда кораллы җинаятьчене тоткарлаганда һәлак булган җинаятьчеләрне эзләү бүлеге оператив хезмәткәре, милиция капитаны Владимир Аполонов истәлегенә оештырылды. Анда республиканың 100дән артык спортчы-полиция хезмәткәре катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча район эчке эшләр бүлегенең полиция прапорщигы Ленар Әгълиуллин 90 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә өченче урынны алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев