Кукмараның полиция хезмәткәрләре чемпионатта икенче урынны алды (фото)
Казанның "Динамо" базасында җәйге хезмәт ике төр ярышы һәм җиңел атлетика кроссы буенча чемпионат узды. Чарада Татарстан Эчке эшләр министрлыгы подразделениеләрендә хезмәт куючыларның җыелма командалары катнашты.
Беренче көнне кросс булды. Хатын-кызлар - 3 мең, ир-егетләр 5 мең метрга йөгерде. Икенче көнне ату яршылары үтте. Ир-егетләр 20 метр араны йөгереп узганнан соң күбрәк очко туплау өчен мишеньгә тидерергә тиешләр иде. Чемпионатның соңгы көнендә эстафета оештырылды. Хатын-кызлар да, күрсәтелгән биремне үтәп, төз атарга тиеш булдылар, дип яза кукмор.16.мвд.рф сайты.
Кукмара командасы составында район Эчке эшләр бүлегенең шәхси состав белән эшләү төркеме җитәкчесе Айрат Насыйров, дознаватель Гөлнара Бәдретдинова, балигъ булмаганнар эше буенча инспектор Рөстәм Нуриев һәм полиция шоферы Рамил Закировлар бар иде. Ярыш нәтиҗәләре буенча команда җәйге хезмәт ике төр ярышында икенче урынны алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев