Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада үзара сугышу дәваханә белән тәмамланган

Кичә, 26 июльдә, кичке сәгать тугызынчы яртылар тирәсендә район үзәк дәваханәсе янындагы "Намус" кибете каршындагы җәяүлеләр юлында дүрт кеше сугыша. -Пычак ярасы алган ике кеше хәзерге вакытта дәваханәдә, ә берсе тоткарланды. Аларның сугышуын җәяүлеләр дә, автомобиль шоферлары да күрә. Әмма берсе дә полициягә хәбәр итми. Сугыш чукмарларының барысы да исерек,...

Кичә, 26 июльдә, кичке сәгать тугызынчы яртылар тирәсендә район үзәк дәваханәсе янындагы "Намус" кибете каршындагы җәяүлеләр юлында дүрт кеше сугыша.

-Пычак ярасы алган ике кеше хәзерге вакытта дәваханәдә, ә берсе тоткарланды. Аларның сугышуын җәяүлеләр дә, автомобиль шоферлары да күрә. Әмма берсе дә полициягә хәбәр итми. Сугыш чукмарларының барысы да исерек, арада элек хөкем ителүчеләр дә бар, - ди район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев. - Район халкы бер-берсенә карата битараф булмасын, мондый очракларның шахите булганда кичекмәстән 02, 2-70-80 телефон номерлары аша полициягә шалтыратсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев