Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада бизәкле самавыр борыныннан чишмә суы ага (фото)

Туеш ягыннан поселокка килеп кергәч, тимер юл полосасына җитәрәк, юлчыларны бик матур, төрле бизәкләр төшереп эшләнгән самовар каршы ала. Киндеркүл авылында яшәүче Альберт Юскаев тудырган матурлык бу. -Самавырны нәкъ менә шушы урынга урнаштыруның сәбәбе бар. Биредән ерак түгел чишмә ага. Торбалар аша килгән чиста су самавырга тоташтырылды, - дип хәбәр...

Туеш ягыннан поселокка килеп кергәч, тимер юл полосасына җитәрәк, юлчыларны бик матур, төрле бизәкләр төшереп эшләнгән самовар каршы ала. Киндеркүл авылында яшәүче Альберт Юскаев тудырган матурлык бу.

-Самавырны нәкъ менә шушы урынга урнаштыруның сәбәбе бар. Биредән ерак түгел чишмә ага. Торбалар аша килгән чиста су самавырга тоташтырылды, - дип хәбәр итте район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Әхмәдуллин.

Моннан берничә атна элек самавыр янына ял итү эскәмияләре урнаштырылып, яктыркыч лампалар да куелган иде. Хәзер исә аның суы да бар. Самавырга махсус датчик куелган, шуның өчен аның суы янына килеп хәрәкәт ясауга ук ага башлый.

Эльвира Мөбарәкшина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев