Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмара район Советының 26нчы сессиясе булды

Сессиядә авыл халкының хезмәт активлыгын күтәрү, контроль-хисап палатасының 2012 елгы эшчәнлегенә хисап, 2013 елның беренче кварталында Кукмара муниципаль район бюджеты үтәлешенең барышы, 2013 елгы район бюджетына үзгәрешләр кертү, тышкы муниципаль финанс контролен тормышка ашыру вәкаләтләрен тапшыру һәм башка мәсьәләләр каралды. Әлеге көн тәртипләре буенча район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары...

Сессиядә авыл халкының хезмәт активлыгын күтәрү, контроль-хисап палатасының 2012 елгы эшчәнлегенә хисап, 2013 елның беренче кварталында Кукмара муниципаль район бюджеты үтәлешенең барышы, 2013 елгы район бюджетына үзгәрешләр кертү, тышкы муниципаль финанс контролен тормышка ашыру вәкаләтләрен тапшыру һәм башка мәсьәләләр каралды.

Әлеге көн тәртипләре буенча район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Чулпан Хәнәфина, контроль-хисап палатасы җитәкчесе Светлана Камалова, финанс-бюджет палатасы рәисе Илнур Сәмигуллин, район Советының юридик бүлеге начальнигы вазыйфаларын башкаручы Гөлшат Нурмөхәммәтоваларның чыгышлары тыңланды. Сессия эшендә район прокуроры Миннемулла Нәҗипов катнашты. Йомгаклау сүзе белән район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин чыгыш ясады.

Сессияне район Советы рәисе урынбасары Равия Каримуллина алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сессия Кукмара район Советы

erid: 2VtzqxWHLUk