Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмара киез итек-киез комбинаты генераль директоры Шамил Әхмәтшынның бәйрәм котлавы

Хөрмәтле Кукмара шәһәре халкы, киез итек-киез комбинаты хезмәткәрләре, предприятиебез пенсионерлары һәм ветераннары! Сезне ихлас күңелдән данлы юбилей белән тәбрик итәм. Бүгенге юбилей - гаять зур тәҗрибә, тарих, уңышлар белән тулы авыр юл ул. Бу - безнең уртак казанышыбыз. Бу героик юл комбинат хезмәтчәннәренең хезмәт батырлыгы белән төзелгән, дип зур ышаныч...

Хөрмәтле Кукмара шәһәре халкы, киез итек-киез комбинаты хезмәткәрләре, предприятиебез пенсионерлары һәм ветераннары!

Сезне ихлас күңелдән данлы юбилей белән тәбрик итәм.

Бүгенге юбилей - гаять зур тәҗрибә, тарих, уңышлар белән тулы авыр юл ул. Бу - безнең уртак казанышыбыз. Бу героик юл комбинат хезмәтчәннәренең хезмәт батырлыгы белән төзелгән, дип зур ышаныч белән әйтергә була. Иң мөһиме - безнең шушы уртак эшкә бөтен күңелләрен, тырышлыгын биргән һәм бирүче кешеләр, чордашларыбыз. Мин һәммәгезгә рәхмәтле. Үсешнең төрле чорларында катлаулы сынауларны җиңгән хезмәт коллективына, комбинатның чәчәк атуы хакына куйган гаять зур хезмәтләре өчен барлык хезмәткәрләргә рәхмәтлемен.

150 еллык чорда Кукмара итекләре Россиянең танылган брендына әверелде. Патша Россиясе вакытыннан ук барлык солдатлар безнең итекләрне кигәннәр. Бу традиция совет чорында да, дәһшәтле Бөек Ватан сугышы елларында да дәвам итте. Тыныч вакытта да безнең предприятие бөтен илне традицион кышкы аяк киемнәре белән тәэмин итә.

Сезгә иминлек, сәламәтлек, бәхет, хезмәтегездә уңышлар телим. Әйдәгез, алга таба да Кукмара итекчеләренең данлы традицияләрен саклыйк һәм үстерик.

Форсаттан файдаланып, барыгызны 20 майда Җиңү Паркы каршындагы мәйданда расланган программа буенча үтәчәк зур бәйрәмгә чакырам.

Шамил ӘХМӘТШИН,

"Кукмара киез итек-киез комбинаты" ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев