Күкшел егетләре турындагы татар фильмы Белград кинофестивалендә катнаша
Кукмара районы Күкшел авылында сакланып калган Сөрән йоласына багышланган документаль фильм төп конкурс программасына кертелгән.
Татар кинорежиссеры Салават Юзеевның "Күкшел егетләре" документаль фильмы Белградта уза торган Халыкара этнографик кино фестивалендә катнаша. Бу хакта "Татар-информ"га фильмның продюсеры Марина Галицкая хәбәр итте.
Татарстанның Кукмара районы Күкшел авылында сакланып калган Сөрән йоласына багышланган документаль фильм төп конкурс программасына кертелгән. Жюрига ул иртәгә - 13 октябрьдә, кичке программада күрсәтеләчәк. Җиңүчеләр 14 октябрьдә билгеле булачак.
Рузилә Мөхәммәтова, фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев