Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Күңелле спорт бәйрәме

"Яңа тормыш" программасын тормышка ашыру кысаларында "Тылсым" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге Россия Җәзаларны үтәү Федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе Федераль казна учреждениесенең җинаять-башкару инспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә "Гаилә белән стартка" дигән спорт чарасы уздырды. "Зилант" спорткомплексында үткән чарада ведомствоара исәптә торган гаиләләр катнашты. Спорт бәйрәмендә әти-әниләр дә, балалар да...

"Яңа тормыш" программасын тормышка ашыру кысаларында "Тылсым" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге Россия Җәзаларны үтәү Федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе Федераль казна учреждениесенең җинаять-башкару инспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә "Гаилә белән стартка" дигән спорт чарасы уздырды. "Зилант" спорткомплексында үткән чарада ведомствоара исәптә торган гаиләләр катнашты.

Спорт бәйрәмендә әти-әниләр дә, балалар да чын күңелдән көч сынашты. "Зилант" спорткомплексы хезмәткәрләре төрле эстафета ярышлары оештырдылар. Уеннарда төгәллек кенә түгел, тапкырлык та сорала иде. Гаиләләр барлык биремнәрне дә бик яхшы үтәделәр. Бәйрәм Яр Чаллы шәһәренең "Булат-Эко" җәмгыяте иганәчеләре тарафыннан бирелгән кыйммәтле бүләкләр тапшыру белән төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X