Казан шәһәрендә узган Халыкара "Илһамият" һәм "Кунаклашу" конкурс-фестивалендә кукмаралылар да катнашты
Казан дәүләт мәдәният институтында Халыкара "Илһамият" тел һәм җыр сәнгате фестиваль-конкурсы һәм Халыкара "Кунаклашу" халыклар иҗаты фестиваль-конкурсы узды. Анда Татарстан, Башкортстан, Мари Иле республикаларыннан, Түбән Новгород шәһәреннән, Төркмәнстан, Әрмәнстан илләреннән килүчеләр көч сынашты. Якташыбыз, Вахит авылы егете, Казан дәүләт мәдәният институтының 3нче курс студенты Нияз Кәримуллин (җитәкчесе-Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе...
Казан дәүләт мәдәният институтында Халыкара "Илһамият" тел һәм җыр сәнгате фестиваль-конкурсы һәм Халыкара "Кунаклашу" халыклар иҗаты фестиваль-конкурсы узды. Анда Татарстан, Башкортстан, Мари Иле республикаларыннан, Түбән Новгород шәһәреннән, Төркмәнстан, Әрмәнстан илләреннән килүчеләр көч сынашты. Якташыбыз, Вахит авылы егете, Казан дәүләт мәдәният институтының 3нче курс студенты Нияз Кәримуллин (җитәкчесе-Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Марат Яхъяев) "Вокал-соло" номинациясендә Халыкара "Илһамият" фестиваль-конкурсында Салават Фәтхетдиновның махсус бүләгенә лаек булды, Халыкара "Кунаклашу" фестиваль-конкурсында 2нче дәрәҗә Лауреат исеме алды.
Әлеге чарада Кукмара сәнгать мәктәбе укучылары да актив катнашты. "Милли вокал" номинациясендә Ильназ Гыйльметдинов, Рисана Хантимировалар - 1нче дәрәҗә, Алия Батыркаева 3нче дәрәҗә лауреат булдылар. "Милли уен коралларында уйнау" номинациясендә Эльвина Кәримова фортепиано буенча - 2нче дәрәҗә лауреат исеме алды, баян буенча Инсаф Гарипов конкурста дипломант булып калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев