"Шәфкать" балаларны тернәкләндерү үзәгенә полиция Кыш бабае килде
"Шәфкать" балаларны тернәкләндерү үзәгендә дә Чыршы бәйрәме бик матур, оешкан төстә үтте. Чыршы бәйрәменә Убырлы карчык, әкият геройлары гына түгел, ә погонлы Кыш бабай да килгән иде.
-"Полиция Кыш бабае" акциясе кысаларында быел балаларны тернәкләндерү үзәгенә килдек. Барыгызны да якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котлыйм, саулык-сәламәтлек, озын гомер телим, - дип район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев үзенең котлау сүзләрен ирештерде.
Полиция хезмәткәрләре буш кул белән генә килмәгәннәр: Кыш бабай белән Кар кызы үзләренең иҗади осталыкларын күрсәткән балаларга тәм-томнар, бүләкләр өләштеләр. Гомумән, бәйрәмгә килгән бер генә бала да бүләксез калмады. Бәйрәм җыр-биюләр, уеннар белән дәвам итте.
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев