Фото: Зур Сәрдек музеенда ачык ишекләр көне үткәрелде
9 декабрьдә Россиядә Геройлар көне билгеләп үтелә, ә бу - Ватаныбыз азатлыгы өчен тормышларын кызганмаган чын батырларны хөрмәтләп искә алу өчен тагын бер сәбәп. Шул уңайдан, Зур Сәрдек мәдәният йортындагы "Туган як" музеенда ачык ишекләр көне үткәрелде.
Әлеге чараны үткәрүнең максаты - үз Ватанын яратучы гражданнар тәрбияләү, Россия геройларын искә алу, тарихи даталарга игътибарлы булырга кирәклеген төшендерү, буыннар арасындагы бәйләнешне ныгыту. Музейга килүчеләргә шушы көннәрдә илебез күләмендә билгеләп үтелгән Сугышчан дан көне, аның тарихы турында да мәгълүмат бирелде. Очрашуга килгән өлкән буын вәкилләре Рүзилә апа Сөләйманова, Рашидә апа Гайфетдинова, Минебану апа Шакирова, Вәкил абый Сөләйманов укучыларга авылыбыз тарихына кагылышлы истәлекләр сөйләделәр. Исеме авылыбыз тарихына алтын хәрефләр белән язылган легендар шәхес - Соцалистик Хезмәт Герое, полк улы, Бөек Ватан сугышы ветераны Камил ага Шакиров турындагы истәлекләрне дә балалар бик кызыксынып тыңладылар. "Үткәнен белмәгәннең, киләчәге юк", - дип әйтүчеләр хаклы шул. Бу чара укучылар өчен чын тәрбия дәресе булды. Балалар Ватанына хезмәт итүче, буыннар арасындагы бәйләнешне саклаучы, үткәндәге батырлыкларны киләчәк белән ялгаучы һәм традицияләргә тугры калучылар булып үсәрләр, дип ышанасы килә.
Наиля ШАКИРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев