Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Фото: Адайда Әниләр бәйрәме бик күңелле узды

Адай авылы клубында Әниләр көненә багышланган "Бергә - гомергә" дип исемләнгән очрашу кичәсе уздырылды.

Очрашуга илле, илле ике, илле алты, илле сигез ел иңне иңгә терәп, бер-берсенә тугры булып калган, авылыбызның хөрмәтле өлкән парлары чакырылган иде. Наҗия апа һәм Хәлим абый Фәхретдиновлар, Зөлхәбирә апа белән Хатамян абый Сабировлар бәйрәмебезнең төп кунаклары булдылар. Без аларның яшьлекләре белән таныштык, алар да бер генә мизгелгә булса да яшьлекләренә кайтып килделәр. Бәйрәм бик күңелле узды. Бәйрәм концертында үзебезнең авылдашлар Газинур Галимҗанов, Рәсимә Сафина, Илмир Гыйләҗев, Зәлия Фәхретдинова, Гүзәл, Әдилә Хантимерова, Гөлнара һәм Гөлфинә Хәлиуллина, Гөлия Хәсәнова, Зөлфәт Хаҗиәхмәтов, иң нәни нәфис сүз остасы Сиринә Галиевалар катнашты, тальян моңнарын Рафаэль Закиров уйнады.

Фания Хәбибуллина, клуб мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев