Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Фаҗига

Бүген иртәнге сәгать сигез туларга егерме минутлар тирәсендә Мамадыш-Кукмара юлында булган юл фаҗигасендә ике кешенең гомере өзелде. Кукмарадан Мамадыш ягына таба хәрәкәт итүче "Форд Фокус" автомобиле шоферы, Юл йөрү кагыйдәләренең 11.1 пунктын боза, узып киткән вакытта каршы як полосадан хәрәкәт итүче ВАЗ-21063 автомобиле белән бәрелешә. Нәтиҗәдә Татар Толлысы авылы кешеләре...

Бүген иртәнге сәгать сигез туларга егерме минутлар тирәсендә Мамадыш-Кукмара юлында булган юл фаҗигасендә ике кешенең гомере өзелде. Кукмарадан Мамадыш ягына таба хәрәкәт итүче "Форд Фокус" автомобиле шоферы, Юл йөрү кагыйдәләренең 11.1 пунктын боза, узып киткән вакытта каршы як полосадан хәрәкәт итүче ВАЗ-21063 автомобиле белән бәрелешә. Нәтиҗәдә Татар Толлысы авылы кешеләре - ВАЗ-21063 автомобиле шоферы, 1957 елгы Мансур Гомәров һәм аның тормыш иптәше, 1959 елгы Әлфия Гомәрованың гомере һәлакәт урынында ук өзелә.

Газиз кешеләрне ачы хәсрәт утына салмас өчен юлларда һәркем игътибарлы һәм сак булсын, әкрен барсаң - ерак китәрсең, дигән әйтемне дә исеннән чыгармасын иде.

Нурсил МОРТАЗИН, ЮХИДИнең пропаганда бүлеге инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk