Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Битва экстрасенсов” финалисты – Казанда

Дәвалаучы, халыкара класслы тренер, медитацияләр алып баручы, бизнес-консультант, "Битва экстрасенсов" тапшыруы финалисты Вит Мано журналистлар белән аралашты. Казан турындагы фикерләр, татарстанлыларның менталитеты, вегетарианлык, "Казан марафоны-2016" турындагы сөйләшү әкрен генә сеанслар формасына күчте. Вит Мано шом-борчулардан арыну ысулларын, муен авыртуыннан котылу юлларын гамәлдә күрсәтте. Вит Мано кеше белән аралашуын һәрчак кочаклашудан...

Дәвалаучы, халыкара класслы тренер, медитацияләр алып баручы, бизнес-консультант, "Битва экстрасенсов" тапшыруы финалисты Вит Мано журналистлар белән аралашты. Казан турындагы фикерләр, татарстанлыларның менталитеты, вегетарианлык, "Казан марафоны-2016" турындагы сөйләшү әкрен генә сеанслар формасына күчте. Вит Мано шом-борчулардан арыну ысулларын, муен авыртуыннан котылу юлларын гамәлдә күрсәтте.

Вит Мано кеше белән аралашуын һәрчак кочаклашудан башлый. Ул бик ачык, сорауларга бик теләп җавап бирә. Урамда мине танып эндәшүчеләргә мин шат кына, ди ул. Димәк, һәркем аның янына иркенләп килеп фотога төшә, кочаклый, кызыксындырган сорауларын бирә ала. Сүз уңаеннан, Вит Маноны Казанда шактый еш очратырга була.

Мин Казанны бик яратам. Бу бик матур шәһәр. Биредә яшәүче дусларым мине беренче тапкыр кунакка 30-40 ел элек чакырган иде. Хәзер инде Казанда 20 тапкырлар булдым. Казан бик матур, заманча, зур шәһәр. Әмма шул ук вакытта кешеләр кечкенә шәһәрдә яшәгәндәй бер-берсенә якын, дустанә мөнәсәбәттә, - дип билгеләп үтте ул.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев