Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Байлангар клубында якташыбыз Тәлгать Нәҗмиевны искә алу кичәсе үтәчәк

6 октябрьдә, сәгать 10.00да Байлангар авылы мәдәният йортында күренекле якташыбыз Тәлгать Нәҗмиевны искә алу кичәсе үтәчәк. Рәхим итегез! Мәгълүмат өчен Тәлгать Самат улы Нәҗмиев 1950 елның 1 мартында Кукмара районы Байлангар авылында туып үскән. Ул утыз елга якын "Саба таңнары" газетасында мөхәррир булып эшләү чорында республикада танылган җәмәгать эшлеклесенә, районыбызның...

6 октябрьдә, сәгать 10.00да Байлангар авылы мәдәният йортында күренекле якташыбыз Тәлгать Нәҗмиевны искә алу кичәсе үтәчәк. Рәхим итегез!
Мәгълүмат өчен
Тәлгать Самат улы Нәҗмиев 1950 елның 1 мартында Кукмара районы Байлангар авылында туып үскән. Ул утыз елга якын "Саба таңнары" газетасында мөхәррир булып эшләү чорында республикада танылган җәмәгать эшлеклесенә, районыбызның легендар шәхесенә әйләнде. Утыз өч еллык иҗади эшчәнлеге дәверендә 16 китап (барлыгы 53мең данә) чыгарган. "Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре" дигән мактаулы исемгә, Татарстан журналистларының Хөсәен Ямашев исемендәге премиясенә, "Бәллүр каләм" призына лаек булды. Казанның 1000 еллыгы медале, Татарстан Президентының Рәхмәт хатлары, бик күп министрлыкларның һәм җәмәгать оешмаларының Мактау грамоталары, Дипломнары белән бүләкләнде. Аның исеме 2005 нче елда Мәскәүдә нәшер ителгән "Лучшие люди России", 2014 нче елда "Татарстан. Портрет современника" китапларына һәм Татар энциклопедиясенә кертелде. 1981 нче елдан Саба районы Советы депутаты итеп сайланды, "Бердәм Россия" партиясенең Саба җирле бүлекчәсе һәм Бөтендөнья татар конгрессының Саба районы җирле оешмасы белән җитәкчелек итте. 2001 нче елдан Татарстан язучылар берлеге, СССР, Россия, Татарстан Журналистлары берлекләре әгъзасы булып торды.
2014 елда Шәмәрдән бистәсе, 2015 елда Кукмара районы Байлангар авыл китапханәләренә Тәлгать Нәҗмиев исеме бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев