Арча районында куркыныч елан тотканнар
Хәбәрләр

Арча районында куркыныч елан тотканнар

Арча районының Сөрде авылында куркыныч елан тотылуы хакында хәбәр социаль челтәрләрдә таралды. Сөрде халкы бу тирәгә җиләккә бармаска, балаларны гомумән җибәрмәскә тырыша, еланнар быел бик күп, диләр. Сөрде авылыннан ирле-хатынлы Сабировлар авылдан ерак булган каенлыкка җиләккә бара. Шунда Салкын чишмә янында елан ысылдавына игътибар итәләр. Чыннан да елан булып чыга....

Арча районының Сөрде авылында куркыныч елан тотылуы хакында хәбәр социаль челтәрләрдә таралды. Сөрде халкы бу тирәгә җиләккә бармаска, балаларны гомумән җибәрмәскә тырыша, еланнар быел бик күп, диләр.
Сөрде авылыннан ирле-хатынлы Сабировлар авылдан ерак булган каенлыкка җиләккә бара. Шунда Салкын чишмә янында елан ысылдавына игътибар итәләр. Чыннан да елан булып чыга. Гаилә башлыгы кыюланып таяк суза, елан таякка үрмәләгән арада, хатыны фотога төшереп ала.
«Идел» хәбәрчесе еланның аннан соңгы язмышы белән дә кызыксынды. «Тузбаш еланына ошаган иде, агрессив түгел, буаз да тоелды, таяктан шуып төште дә Салкын чишмә суында юк булды»,- диде Зөлфәт Сабиров. Сөрде халкы бу тирәгә җиләккә бармаска, балаларны гомумән җибәрмәскә тырыша, еланнар быел бик күп, диләр.


Нет комментариев