Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Кеше һәм аның эше

«Кукмор-информ» журналистлары Матбугат көнендә олы бүләккә лаек булды

Хезмәттәшләрне чын күңелдән котлыйбыз!

Газетаның баш мөхәррир урынбасары Лилия Нургалиева кабат «Бәллүр каләм» иясе булды. Ул «Журналистикадагы исем» номинациясендә җиңү яулады. Бу — хезмәттәшебезнең әлеге дәрәҗәле конкурста икенче тапкыр җиңүе. Ул 2014 елда «Темасы — җирле, осталыгы — башкалача» номинациясендә «Бәллүр каләм»гә лаек булган иде. Хезмәттәшебезне зур җиңүе белән котлыйбыз.

Татарстан Матбугаты көнендә Казанның «Пирамида» мәдәни-күңел ачулар комплексында XXIX «Бәллүр каләм» — «Хрустальное перо» республика журналистика һәм массмедиа бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Әлеге чарада 2026 елның иң көчле журналистлары, редакцияләре, блогерлары һәм медиапроектлары бүләкләнде.

Республика журналистлары арасында инде 29 ел рәттән оештырылучы һәм иң мәртәбәле бәйге булып саналучы «Бәллүр каләм» быел яңа номинацияләр һәм катнашуның яңартылган кагыйдәләре белән узды. Конкурска барлыгы 202 гариза кергән, узган ел 144 булган. Жюри тарафыннан барлыгы 2 меңнән артык эш каралган.

Татарстан Матбугаты көнендә «Татмедиа. Яңа исемнәр» проектына да нәтиҗә ясалды. «Кукмор-ТВ» корреспонденты Миләүшә Сабирова видеороликлар бәйгесендә иң яхшысы дип танылды һәм акчалата сертификатка ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев