Гармунчы ханым: Кукмара районында яшәүче Резеда Зарипова сәнгатькә гашыйк
Резеда үзе дә яшьләргә гармун серләрен өйрәтергә тырыша.
Социаль челтәрләрдә гармун уйнаучы бер ханымның фотосына күзем төште. Бик матур сурәт. Үзенә дә бик килешә. Ул Татар Толлысы авылында яшәүче Резеда Зарипова икән. Аны милли бәйрәм — Сабантуйга яулык җыйган вакытта төшереп алганнар.
Шушы чибәр һәм моңлы ханым белән якыннанрак танышу өчен без Чарлы авылына юл тоттык. Резеда биредәге мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып хезмәт куя. Без килгәндә дә ул мәдәният йорты мөдире белән эш мәшәкатьләре арасында кайный иде.
Резеда үзе күрше Нократ Аланы районының Сосмак авылында туып-үскән. Язмыш аны Татар Толлысы егете Рафил белән кавыштырган. Бүген алар бәхетле гаиләдә ике кыз һәм бер ул тәрбияләп үстерәләр. Олы кызларына — 14, уртанчысына — 11, ә төпчекләренә 9 яшь. Балалары да әниләре кебек иҗатка гашыйк: җырларга, биергә, шигырь сөйләргә яраталар. Мәдәният йортында үткәрелгән чаралар да алардан башка узмый.
Резеда үзе дә кечкенәдән җыр-моң дөньясында үсә. Моның сәбәбе дә аңлашыла: әтисе Рашат абый гармун-баянны кулыннан төшермәгән оста булса, әнисе Рәмзия апа да — сәнгатьне яратучы кеше.
— Гармунда уйнарга әти өйрәтте. Нинди генә бәйрәм булса, кунаклар килсә дә, ул кулына гармун ала. Элек авылдагы туйлар, мәҗлесләр аннан башка узмый иде. Гармунга мәхәббәт аңа бабайдан күчкәндер дип уйлыйм. Бабай бараксинда уйнаган. Өченче-дүртенче сыйныфларда укыганда әти иң элек мине ике рәтле гармунда уйнарга өйрәтте. «Берсен үзләштерсәң, калганнарына үзең дә өйрәнерсең», — диде. Соңрак баянга күчтем. Ул вакытта нота белмәсәм дә, ишеткән көйләрне хәтердә калдырып, кабат уйный ала идем. Урта Шөндә җиденче сыйныфта укыганда Нократ Аланындагы музыка мәктәбенә йөри башладым. Анда биш ел дәвамында баян, фортепиано һәм синтезатор буенча белем алдым. Әмма бүген дә яңа көйләрне күбрәк нота буенча түгел, ә ишетеп башкарам, — дип сөйли Резеда.
Мәктәптән соң ул бөтенләй башка юнәлеш — Нократ Аланы техникумында компьютер технологияләре буенча укый. Әмма бу өлкәдә эш таба алмагач, сатучы һөнәрен үзләштерә. Декрет ялыннан соң, Татар Толлысы мәдәният йортына аккомпаниатор булып эшкә урнаша. Шул ук вакытта читтән торып, Алабуга мәдәният көллиятендә белем ала. Чарлы мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе вазыйфасы бушагач, хезмәт юлын шунда дәвам итә һәм Казан дәүләт мәдәният институтында квалификациясен күтәрә.
— Безнең өйдә ике баян, бер гармун һәм бабайдан калган бараксин бар иде. Шуларның бер баянын һәм гармунын әти миңа бирде. Баяннарның берсе — әнинеке. Димәк, аның да музыкага кызыксынуы булгандыр, әмма уйнаганын хәтерләмим. Әти белән әни икесе дә бик матур җырлый. Мин үзем дә җырларга яратам, — ди ул.
Резеда үзе дә яшьләргә гармун серләрен өйрәтергә тырыша.
— Булат исемле егетне гармунда уйнарга өйрәттем. Быел Сабантуйга бүләк җыярга да чыгарсың дигән идем. Әмма май аенда аны армиягә алдылар. «Эх, булмады инде алайса», — дип, гармунны үземә күтәреп, бүләк җыярга туры килде, — дип елмая ул.
Резеданың Чарлы мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшли башлавына инде биш ел тулган. Бүген алар, мәдәният йорты мөдире һәм җыештыручы белән бергәләп, өч кеше хезмәт куялар. Татар һәм рус халкының милли бәйрәмнәренә багышланган чаралар үткәрәләр, авыл көннәрен, концертларны оештыралар, район күләмендәге мәдәни тормышта актив катнашалар. Мәдәният йортында балалар һәм өлкәннәр өчен кул эшләре, спорт һәм башка юнәлешләрне үз эченә алган 11 түгәрәк эшләп килә. Моннан тыш, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм йөзеннән маскировка челтәрләре үрәләр, токмач кисәләр, үлән чәйләре әзерлиләр.
Резеда Зарипова:
Язмыш миңа кечкенәдән күңелемә якын булган юлны табарга ярдәм итте. Дөрес юнәлеш биргән, сәләтемне ачарга ярдәм иткән өчен әти белән әнигә рәхмәт. Кайчак кешегә нәкъ менә шундый этәргеч бирү җитми дә инде. Хезмәтемне дә, авыл тормышын да яратам. Беркайчан читкә китү турында уйламадым. Алга таба да исән-сау булып, яраткан эшемне дәвам итәргә язсын.
Фото: шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев