Ак халатлы бәхет: Кукмара районыннан Сәмиевлар гаиләсе — шәфкатьлелек үрнәге
Бүгенге көндә алар гаиләсендә алты медицина хезмәткәре бар.
Берничә ел элек мин аларның кер бавында дүрт ап-ак халат җилфердәвен күреп, сокланган идем.
— Әле тора-бара бишенчесе дә булыр, төпчегебез Иделия дә медик булырга хыяллана, — дип көлгән иде Эльмира ул вакытта, ишегалдында ак күгәрченнәр кебек канат кагынган халатларга карап торганымны күреп.
Баксаң, бүгенге көндә алар гаиләсендә ак халатлылар дүртәү, бишәү генә түгел, алтау икән инде!
Сүзем үзебезнең Ядегәр авылында яшәүче, җыйнаулашып медицина өлкәсендә хезмәт куючы Эльмира һәм Илдар Сәмиевлар гаиләсе турында бара. Илдар Ваккас улы инде унбиш ел Шәмәрдән поликлиникасында теш технигы булып эшли. Авылдашларны гына түгел, тирә-юньдәге бик күпләрне тешле итте инде ул. Авызларын ерып, энҗе тешләрен балкытып йөрүчеләр аңа бик рәхмәтле.
Ә Эльмира Гаптеләхәт кызы турында аерым әйтеп китәсем килә. Аңа күпме мактау сүзләре әйтсәң дә аз булыр төсле. Ядегәр фельдшер-акушерлык пунктында акушерка булып эшләүче ханымның вазифалары бер аның белән генә чикләнми. Ул — яңа туган балаларны күзәтү астында тотучы, аларга прививкалар ясап, аларның сәламәтлеге сагында торучы да; Яшел Үзән медицина училищесын тәмамлап, фельдшер белгечлеге алган шәфкать туташы буларак, кирәк чагында система куеп, венага укол кадаучы да. Ә инде ашыгыч ярдәм кирәк булганда, аңа мөрәҗәгать итүчеләрнең санын әйтәсе дә юк. Бервакытта да зарланмас, каты бәрелеп эндәшмәс, йөзеннән сөйкемле елмаю китмәс аның. Кулы белән генә түгел, тәмле теле, йомшак сүзе белән дә дәвалый торган чын шәфкать туташы ул.
Кызлары Айгөл, Казан дәүләт медицина университетын тәмамлап, кардиолог булып эшли. Уллары Илфат, медицина көллиятен тәмамлап, ДРКБ да рентгенолаборант булып хезмәт куя. Шулай ук массаж да ясый. Аның хатыны Язилә дә шәфкать туташы булырга әзерләнә. Казан медицина көллиятендә белем ала.
Оясында ни күрсә дигәндәй, минемчә, кече кыз Иделия инде башка һөнәрне күз алдына да китерә алмагандыр. Ул бүгенге көндә кечкенәдән алдына куйган максатын тормышка ашырырга хыяллана, Казан дәүләт медицина университетында бик тырышып белем ала, теш табибы булырга әзерләнә.
Кайчандыр Эльмираның әнисе Тәнзилә апа кызына: «Шәфкать туташы булырга укы, кирәк чагында укол кадаучы янымда булыр», — дип киңәш биргән була. Бүгенге көндә Тәнзилә апа кызы тәрбиясендә бәхетле картлык кичерә. Укол кадаучы гына түгел, консилиум җыеп киңәшерлек белгечләр аның янәшәсендә. Олы кызы Гөлшатның кызлары Илзия белән Дилә дә — медицина университетын тәмамлаган югары белемле медиклар.
Авылыбызда, көннең кайсы вакытында ишекләрен шакысаң да, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булган шәфкатьле кешеләр яшәве — безнең өчен бик мөһим. Исән-имин булыгыз, хөрмәтле Сәмиевлар!
Камәрия Вафина, Ядегәр
Фото: гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев