Коллектив Сочи шәһәренә һәм Россиянең иң яхшы паркларының берсе – «Сочи паркы»а барачак.
«UenFest» II төбәкара Татарстан халыклары уеннары фестивалендә Кукмара районының «Инвожо» фольклор коллективы җиңүче булды. 16-19 сентябрьдә коллектив Сочи шәһәренә һәм Россиянең иң яхшы паркларының берсе – «Сочи паркы»а барачак.
«UenFest» традицион уеннар фестиваленең йомгаклау этабы 1 июньдә Казан Кремле территориясендә узды. Конкурс финалистлары актив халык уеннарында ярыштылар, жюри һәм тамашачылар өчен үзләренең иҗади номерларын тәкъдим иттеләр һәм фестиваль кунаклары белән берлектә интерактив программада катнаштылар.
Нет комментариев