Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада Яңа ел бәйрәме чаралары графигы

Кукмаралыларны бәйрәмдә көтеп калабыз

Үзәк (Комсомол) мәйданда:

26 декабрь 19.00-22.00 Үзәк Чыршыны ачу тантанасы

31 декабрь 19.00-22.00 “Яңа елны каршылау” мәдәни-күңел ачу программасы

22.00 Яңа ел салюты

22.00-23.00 Дискотека

Көн саен
26 декабрьдән 7 гыйнварга кадәр 19.00-22.00 Авыл мәдәни йортлары һәм клубларының мәдәни-күңел ачу программалары

30 декабрьдән  2 гыйнварга кадәр 13.00-15.00   Балалар өчен Кукмара балалар бакчалары әзерләгән чаралар: әкият персонажлары белән чыршы тирәсендә әйлән-бәйлән уйнау, конкурслар, кышкы хәрәкәтле уеннар, нәниләр өчен күңелле эстафета

3 гыйнвар 13.00-15.00 Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укучыларының мәдәни-күңел ачу, концерт программасы

5 гыйнвар 10.00-14.00 “Кукмара итекләре” фестиваль-ярминкәсе

Кукмараның Ленин урамы буйлап Үзәк чыршы мәйданына кадәр костюмлы-сәхнәләштерелгән йөреш, киез итек-киез һәм бәйләнгән эшләнмәләрнең, Кукмара җитештерүчеләре эшләнмәләренең күргәзмә –ярминкәсе, сувенир продукциясе күргәзмәсе, конкурслар, кышкы хәрәкәтле уеннар, Кыш бабай һәм Кар кызы белән чыршы тирәсендә әйлән-бәйлән уйнау һәм биюләр, фольклор коллективларның чыгышлары, “Иң яхшы итек дизайнеры” дигән иң яхшы бизәлгән итек конкурсы, итек басуны чагылдырган иске фотосурәтләрнең “Олы юлның башы” дигән фото-экспозициясе.

13 гыйнвар 19.00-22.00 “Иске яңа елны каршылау” мәдәни-күңел ачу программасы

Атлас Булатов исемендәге паркта үтәчәк чаралар:

28 декабрь 10.00-12.00 Кышкы балалар Сабан туе: балалар концерты, мини-футбол буенча ярышлар, күңелле эстафета, итек киеп уйнаулар, халык һәм спорт уеннары, конкурслар

Көн саен

2 гыйнвардан 4 гыйнварга кадәр 13.00-15.00 Балалар өчен балаларга өстәмә белем бирү учреждениеләре тарафыннан әзерләнгән “Кышкы уеннар” мәдәни-күңел ачу, спорт программасы

Спорт чаралары

Көн саен 26 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр 11.00-20.00

“Бакыр тавы” чаңгы базасы трассасы

Халыкның массакүләм чаңгы шууы (чаңгыларны прокатка алу каралган)

Көн саен 26 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр 11.00-21.00

Тау чаңгысы базасы

Халыкның массакүләм шууы
2-8 гыйнвар 16.00-22.00

“Олимп” спорт мәктәбе
Халыкның массакүләм шууы

Көн саен 27 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр 8.00-24.00

“Комсомол мәйданы” паркында

Боз мәйданчыгында ирекле шуу

25-28 декабрь 9 сәгатьтән башлап,“Олимп” спорт мәктәбе 2009 елгы үсмерләр командалары арасында  республиканың  Хоккей Федерациясе призларына хоккей турниры

4 гыйнвар 9 сәгатьтән башлап, “Зилант”спорт мәктәбе 2008 елгы һәм яшьрәк балалар арасында  өстәл теннисы буенча район беренчелегенә ярышлар

5 гыйнвар 9.00-15.00 “Бакыр тавы” чаңгы базасы трассасы

Киез итек-киез комбинаты призларына чаңгы ярышлары

5 гыйнвар 13.00 “Бакыр тавы” чаңгы базасы

Скандинавиячә йөрү буенча мастер-класс

6 гыйнвар 10.00 “Зилант”спорт мәктәбе 2010 елгы һәм аннан яшьрәк балалар арасында йөзү буенча район беренчелегенә ярышлар

4-6 гыйнвар 8 сәгатьтән башлап,“Ялкын” яшүсмерләр клубы “Хезмәт даны” газетасы призына  мини-футбол буенча  ачык чемпионат

7 гыйнвар 10 сәгатьтән башлап,“Олимп” спорт мәктәбе 2007 елгы үсмерләр командалары  арасында хоккей буенча республика беренчелегенә ярышлар

Күргәзмәләр һәм танып белү конкурслары

Көн саен 13.00-15.00 25-29 декабрьдә һәм 2-4 гыйнварда

Балалар китапханәсе Балалар һәм ата-аналар өчен әдәби-танып белү чаралары

Көн саен 25-29 декабрьдә һәм 2-4 гыйнварда

Балалар китапханәсе

Балалар һәм ата-аналар өчен әдәби-танып белү чаралары

26 декабрь 10.00-11.00 Туган якны өйрәнү музее

Музейга килүчеләр өчен “Шалкан әкияте” (яңача караш) әдәби-танып белү программасы

3 гыйнвар 8.00-14.00 Туган якны өйрәнү музее

“Ә без музейга барабыз!” әдәби-танып белү программасы. Әти-әниләре белән килгән балаларга бушлай керү

4 гыйнвар 10.00-11.00 Туган якны өйрәнү музее

“Кышкы уеннар” тарихи-мәдәни программасы. Музей ишегалдында итекләр белән кышкы уеннар

5 гыйнвар 10.00-13.00 Туган якны өйрәнү музее

Музейга экскурсия

4-8 гыйнвар 10.00-14.00 Балалар сәнгать мәктәбе
Декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләрен ясау буенча балалар өчен мастер-класс

4-8 гыйнвар 10.00-14.00 Балалар сәнгать мәктәбе
Укучыларның декоратив-гамәли сәнгать эшләмәләре күргәзмәсе

4-8 гыйнвар 10.00-14.00 “Галактика” балалар иҗаты үзәге
“Кыш бабайга бүләк” дигән балалар иҗаты конкурс-күргәзмәсе

5 гыйнвар 11.15-13.00  Үзәк чыршы мәйданы
Балалар һәм ата-аналар өчен “Яңа елның “астын өскә әйләндерү” уеннары” (оештыручы – үзәк китапханә)

5 гыйнвар 11.15-13.00 Үзәк чыршы мәйданы
Квест-уен “Итек басу тарихын белүчеләр” (оештыручы - туган якны өйрәнү музее)

7 гыйнвар 17.00-19.00 Район Мәдәният йорты
“Күңелле Раштуа” мәдәни-күңел ачу программасы

7 гыйнвар 11.00-13.00 Балалар музыка мәктәбе
Яңа ел концерты белән музыкаль күңел ачу программасы

фото: Фәнил Мәрсетдинов

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев