Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Илкүләм проект кысаларында

Татарстанда илкүләм проект ярдәмендә 600ләп предприятие җитештерүчәнлеген арттырачак

Төбәк проекты кысаларында укытулар һәм башка чаралар оештырырга, Россия төбәкләрендә коммерцияле берничә проект тормышка ашырырга планлаштырыла.

Татарстанда 600дән артык предприятие 2030 елга «Нәтиҗәле һәм конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проектының «Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль проектында катнашачак. ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, республикада федераль проектта катнашучыларга хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә ярдәмне Төбәк компетенцияләр үзәге күрсәтә, дип яза «Татар-информ».

2025 елда «Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль проектында катнаша торган 50 предприятиедә пилот проектлары һәм шулай ук «Татарстан Республикасы предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру» төбәк проектында катнаша торган предприятиеләрдә 15 пилот проектын гамәлгә ашыру максаты куелган. Төбәк проекты кысаларында укытулар һәм башка чаралар оештырырга, Россия төбәкләрендә коммерцияле берничә проект тормышка ашырырга планлаштырыла.

Төбәк компетенцияләр үзәге җитәкчесе Шамил Бәйрәмов сүзләренчә, Татарстанда инде 289 компания җитештерүчәнлекне яхшырту белән шөгыльләнә. Федераль проектта катнашучыларның күпчелеге Казанда – анда шундый 75 предприятие исәпләнә. Тагын 72 компания – Чаллыда.

«Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль проекты кысаларында икътисадның чималлар белән бәйле булмаган тармакларында эшли торган төп предприятиеләргә җитештерү процессының нәтиҗәсезлеген бетерү буенча экспертлардан квалификацияле киңәшләр тәкъдим ителә, шулай ук хезмәткәрләр эшнең җитештерүчәнлеген арттыру ысулларына өйрәтелә. Сакчыл җитештерү коралларын файдалану ярдәмендә предприятиеләр продукция җитештерүгә киткән вакытны киметә, җитештерү күләмен һәм табышны үстерә ала. Проектта катнашу шартлары турында тулырак мәгълүматны производительность.рф сайтында белеп була.

«Нәтиҗәле һәм конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проектының максаты – икътисадны, финанс базарын, көндәшлекне үстерү, эшмәкәрлеккә булышу, хезмәт җитештерүчәнлеген һәм инвестицион активлыкны арттыру, һәм шулай ук әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны киметү. Яңартылган илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путин карары белән 2025 елдан гамәлгә ашырыла.

фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев