Татарстанда илкүләм проект буенча туризмны үстерү өчен 26 проект дәүләт ярдәме алачак
Проектлар арасында – азмобиль гражданнар өчен үтемле мохит булдыру, балалар мәйданчыкларын җиһазландыру, яңа мунчалар, чаралар уздыру өчен зоналар ясау бар.
Бәйгедә сайлап алу йомгаклары буенча, Татарстанның 10 муниципаль берәмлегеннән 26 проект 2025 елда «Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проекты буенча туристик инфраструктураны үстерү өчен дәүләт ярдәме алачак. Бу хакта республиканың Туризм буенча дәүләт комитетында хәбәр иттеләр, дип яза «Татар-информ».
Проектлар арасында – азмобиль гражданнар өчен үтемле мохит булдыру, балалар мәйданчыкларын җиһазландыру, яңа мунчалар, чаралар уздыру өчен зоналар ясау бар.
Аерым алганда, түбәндәгеләр планлаштырыла:
«Крутушка» шифаханәсендә (Казан), «Дельфин» шифаханә-профилакториендә (Яшел Үзән районы) һәм «Ливадия-Татарстан» шифаханәсендә (Казан) балалар һәм спорт мәйданчыкларын җиһазландыру.
«Белая дача» ял базасында (Алабуга районы) һәм «Minger Med Spa» комплексында (Саба районы) прокат пунктлары булдыру.
«Иволга» шифаханә-сәламәтләндерү комплексында (Баулы районы), «Ромашкино» шифаханә-профилакториендә (Зәй районы) һәм «Крутушка» шифаханәсендә (Казан) сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен үтемле мохитне үстерү һәм булдыру.
«Чайка 1» ял базасында (Бөгелмә районы), «Крутушка» шифаханәсендә (Казан), «Урман һәм елга» глэмпингында (Биектау районы) «Факел» ял базасында (Зәй районы), «Minger Med Spa» комплексында (Саба районы), «Елки» эко-глэмпингында (Яшел Үзән районы) һәм «Юбилейный» ял базасында (Лениногорск районы) туклану һәм чаралар оештыру өчен өстәмә зоналар булдыру.
«Урман һәм елга» глэмпингында (Биектау районы), «Ливадия-Татарстан» шифаханәсендә (Казан), «Minger Med Spa» комплексында (Саба районы), «Җәлил» шифаханә-профилакториендә (Сарман районы) һәм «Аккош күле» ял базасында (Казан) мунчалар, купель һәм чаннар җиһазландыру.
Кайбыч районындагы «Фишфарм 116» балык тоту базасында кунакларга уңайлы шартлар булдыру өчен санитар модульләр сатып алыначак.
2-4 ноябрьдә Казанда дәүләт ярдәме белән «Казан. Үткәнгә сәяхәт» халыкара рыцарьләр фестиваль-турниры узачак.
фото: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев