Татарстанда 4 меңнән артык социаль килешү «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында төзелгән
Министрлыкта билгеләп үткәнчә, бирелгән акчалар конкрет максатларга гына тотылырга мөмкин.
Ел башыннан бирле Татарстанда 4 026 социаль килешү төзелгән. Шуларның 1 921е — эш эзләү өчен, 1 472се — шәхси эшмәкәрлек ачу өчен, 168е — шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен, ә 465е башка юнәлешләрдә төзелгән. Бу хакта Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» МА.
«Гаилә» илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырылучы социаль килешү ярлылыкны киметүнең төп чараларыннан берсе булып тора. Аның максаты кыен хәлдән чыгуга булышу гына түгел, ә кешегә даими керем чыганагы булдырырга мөмкинлек тудыру.
Һәр очрак өчен социаль адаптациянең аерым программасы эшләнеп, төгәл гамәлләр билгеләнә. Министрлыкта билгеләп үткәнчә, бирелгән акчалар конкрет максатларга гына тотылырга мөмкин. Аларны социаль килешүдә каралган йөкләмәләрне үтәүгә бәйле эшләргә генә кулланып була.
«Социаль килешү үзен ярлылыкны җиңүдә нәтиҗәле инструмент буларак күрсәтте. Аның кыйммәте гаиләләрнең матди хәлен вакытлыча яхшыртуда гына түгел, ә проблеманың төп сәбәпләрен бетерүдә дә. Ул кешегә үз-үзен тәэмин итәргә, киләчәктә финанс яктан мөстәкыйль булырга ярдәм итә», — диде Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.
Социаль килешү төзегән татарстанлылар чәчтарашханәләр, тегү һәм төзәтү остаханәләре ача, косметология хезмәтләре күрсәтә, җитештерү һәм автосервис өлкәсендә эшли, шәхси хуҗалык алып бара, электрон сәүдә белән шөгыльләнә.
Фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
                                                
                        
                    
Нет комментариев