Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Илкүләм проект кысаларында

Татарстан авылларында яшәүче 1529 хатын-кыз 2025 елда акчалата ярдәм алган

Татарстанда авылда кимендә өч ел яшәүче хатын-кызларга бала туганда бер тапкыр бирелә торган түләү каралган.

Авылда яшәүче яшь хатын-кыз беренче баласын 25 яшькә кадәр тапса, ул 50 мең сум күләмендә түләү алырга хокуклы. Әгәр 29 яшькә кадәр хатын-кыз өченче яки аннан соңгы баласын тапса, бер тапкыр бирелә торган түләү күләме 100 мең сумга кадәр арта.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында сөйләүләренчә, 2025 ел башыннан түләүләр республикада яшәүче 1 529 хатын-кызга билгеләнгән. 

Бу республика социаль ярдәм чарасы «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла һәм яшь әниләргә, үз керемнәренең дәрәҗәсен яки мөлкәти хәлен расламыйча, өстәмә финанс ярдәме алырга мөмкинлек бирә.

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2SDnjcsxDWo