Миллионга якын татарстанлы диспансеризация һәм профилактик тикшеренү үткән
Табиблар берничә хроник авыруы булган, кан әйләнеше системасы авыруларыннан, онкологиядән интеккән, шулай ук озак вакыт (2 ел һәм аннан да күбрәк) медицина оешмасына бармаган кешеләргә профилактика чараларына аерым игътибар бирергә киңәш итә.
Быелның 7 аенда Татарстанда 954 637 кеше профилактика чаралары һәм диспансеризация узган. Диспансеризация «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты кысаларында түләүсез уздырыла, дип хәбәр итә Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.
«Дәүләт 40 яшьтән өлкән кешеләрне ел саен, 18 – 39 яшьлекләрне өч елга бер бушлай тикшерүне гарантияли. Диспансеризациянең катлаулы авыруларны иртә стадияләрдә ачыклауда зур потенциалы бар», – дип сөйләде Татарстанның сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев.
Каралганнарның 31,2 проценты, ягъни, 300 мең чамасы кеше өстәмә тикшеренүгә җибәрелгән. Быел 40 мең авыру беренче мәртәбә ачыкланган, аларның 75 проценты диспансер күзәтүенә алынган.
Беренче мәртәбә ачыкланган авырулар арасында кан әйләнеше системасы авырулары (30%) һәм ашкайнату әгъзалары авырулары (12,4%) беренче урында. Олы кешеләрне диспансеризацияләү йомгаклары буенча яман шешнең 679 очрагы ачыкланган һәм аларның 78,2 проценты башлангыч стадияләрдә.
Искәртеп үтик, диспансеризацияне шимбә көннәрендә һәм кичке якта да узып була. Пациентларны җәлеп итү өчен медиклар коммуникациянең төрле каналларын, шул исәптән телефоннан шалтыратулар, СМС-искәрмәләр, социаль челтәрләр куллана, чакырылганнарны һәм килгәннәрне мониторинглау өчен өйләргә йөриләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев