Кечкенә балалары булган әти-әниләр командировкадан баш тартырга мөмкин
Күпбалалы гаиләләргә ярдәм итү «Гаилә» илкүләм проекты максатларына туры килә.
Россия хезмәт кануннары кайбер категория хезмәткәрләр өчен гаилә шартлары буенча командировкадан баш тарту мөмкинлеген күздә тота. «РИА Новости» язганча, бу турыда Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб сөйләде, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА.
Өч яшькә кадәрге балаларын тәрбияләүче хатын-кызлар, 14 яшькә кадәрге балигъ булмаганнарның ялгыз ата-аналары һәм опекуннары, шулай ук кече баласына 14 яшь тулмаган күпбалалы гаиләләр эш сәфәреннән баш тарта ала.
Мондый мөмкинлек шулай ук 14 яшькә кадәрге баланың ата-аналарының берсенә, әгәр икенчесе хәрби хезмәт үтә яки вахта ысулы белән эшли икән, шулай ук инвалид балаларның ата-аналарына һәм авыру туганнарын караучы затларга бирелә.
Бу искәрмәләр балалар һәм мөстәкыйль рәвештә үзләрен карау белән тәэмин итә алмаучылар турында кайгырту зарурлыгы белән бәйле.
Күпбалалы гаиләләргә ярдәм итү «Гаилә» илкүләм проекты максатларына туры килә.
Фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев