Әлеге киңәшләрне белү зыян итмәс.
► Хөрмә катырак булса, банан белән бер пакетка салып торыгыз. Ул болай тизрәк өлгерә, тәмләнә.
► Яшел тәмләткечләрне дымлы тастымалга төреп, суыткычка куйсагыз, озаграк шиңмичә торыр.
► Уалып торучан тортны кайнар суга тыгып алынган пычак белән кисәргә кирәк.
► Ярма, токмач, он кортламасын өчен, арасына берничә дәфнә яфрагы салып куегыз.
► Балыкны үсемлек мае һәм атланмай катнашмасында кыздырсагыз, тәмлерәк булачак.
► Зәйтүн маен ике елдан артык сакларга ярамый.
► Кыздырганда суганга аз гына шикәр комы сипсәгез, ул үтә күренмәле алтынсу төскә керә.
Фото: «Татар-информ» МА
Нет комментариев