Рецепты мөселман календареннан алынган төнәтмәнең файдасын күрдем. Ул иммунитетны ныгыта, бавырны чистарта, суык тидерүне булдырмый кала. Аның рецептын сезнең игътибарга да тәкъдим итәм.
Уртача зурлыктагы 4 Үзбәкстан лимонын һәм бездә үскән 15 тырнак сарымсакны иттарткычтан чыгарыгыз. Әлеге катнашманы кайнап суынган 3 литр суга салыгыз. Савытның өстен каплап, 3 тәүлек бүлмә температурасында тотканнан соң, дүртенче көнне лимон белән сарымсакны сөзеп алыгыз. Якынча 2,5 литр сыекча хасил була, аны суыткычта саклагыз. Әзер төнәтмәне олылар өчен – 1 стакан суга 5 аш кашыгы, балаларга 3 аш кашыгы салып, иртән ач карынга эчегез. Суык тигән вакытта көнгә 3 тапкыр эчү киңәш ителә.
Зарары булырга мөмкин. Табиб белән киңәшләшү зарур.
М.ХӘЕРОВА, Кукмара
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев