30 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Кукмараның кирпеч заводы янәшәсендәге бакчадан киселгән агач ботаклары кайчан юл кырыеннан алыныр?
"Язлыкта Кукмараның кирпеч заводы янәшәсендәге бакчадан агачларны кисә башлаганнар иде. Киселгән агач ботакларын юл кырыена өеп куйганнарына да берничә ай вакыт үтте. Без, тротуардан баручыларга да әлеге ботаклар уңайсызлык тудыра, икенчедән, тирә-юньне ямьсезләп тора. Ник аларны җыештырып алмыйлар икән?"- дип, бер газета укучыбыз телефоннан шалтыраткан иде. Чыннан да, өем-өем ботак...
-
Район башлыгы Сергей Димитриев Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан кукмаралыларны бәйрәм белән котлады
Хөрмәтле өлкәннәребез - сугыш һәм хезмәт ветераннары, кадерле әбиләр, бабайлар, абыйлар һәм апалар! Язгы айларда бәйрәмнәр күп булган кебек, көзләрдә дә бик матур бәйрәмнәр бар. 1 октябрь - Өлкәннәр көне шундыйлардан. Аның көз көне билгеләп үтелүендә тирән мәгънә бар: һәрбарчабызга гомер көзен быелгы кебек тыныч тормышта, муллыкта, икмәк, бәрәңге, яшелчәләр...
-
Иртәгә Кукмарада ярминкә була
1 октябрьдә Кукмара поселогының "Добреев" кибете янындагы мәйданда авыл хуҗалыгы ярминкәсе була. Башлана 8.00 сәгатьтә.
-
Демографик хәл буенча Кукмара беренче бишлеккә кергән
Дәүләт учреждениеләренең җаваплылыгын арттыру максатында Татарстанда медицина учреждениеләренең рейтингы төзелгән иде. Кукмара районы әлеге рейтингта демографик хәл буенча беренче бишлеккә кергән.
-
Уйлану (шигырь)
Сынау өчен килгән без дөньяга: Булды югалтулар, табышлар. Кыска гына гомер эчендә Җибәрелгән күпме ялгышлар... Гамәл өчен килгән без дөньяга, Җанда - иман, кулда - Коръәнем. Гөнаһлардан тәүбә кылу өчен Исәнлек бир миңа, Ходаем. Күктә кояш, җирдә ризык биргән Шөкер итәм бүген Аллаһка. Байлыгымны алсаң, ал, йә Раббым, Иманымны гына...
-
Йөзьяшәр Хәтирә әби
Безнең Березняк авылында йөзгә кадәр яшәгән кеше юк иде әле, шуңа күрә Хәтирә әби Сафиуллина турында язарга булдым. Ул 1916 елның 6 октябрендә Аман-Оштырма авылында гади крестьян гаиләсендә дөньяга килгән. Әти-әнисе бик нык авырып, ачлыктан интегеп вафат булганнар. Кызга ул вакытта нибары 12 яшь була. Ул туганнары тәрбиясендә яши башлый,...
-
Коточкыч һәлакәттә кеше гомере өзелгән (+фото)
Юл-транспорт һәлакәте булган урынга коткаручылар да чакырылган. М-7 трассасының Югары Ослан районы территориясенә караган өлешендә, Иннополиска борылыш янында, өч автомобиль бәрелешкән. ЮХИДИ хезмәткәрләреннән алынган мәгълүматларга караганда, һәлакәт трассаның 769 нчы чакрымында килеп чыккан. "Лада Гранта" машинасының 36 яшьлек йөртүчесе юл чатында юл бирми һәм Volvo йөк машинасы белән бәрелешә. Шуның...
-
Район Пенсия фонды “Кайнар линия” оештыра
Халыкара өлкәннәр көне кысаларында район Пенсия фонды 5 октябрьдә 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр (төшке ялсыз) өлкәннәр өчен пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча "Кайнар линия" оештыра. Консультацияләр алу өчен телефон: 2-70-94
-
Гүзәл Идрисова: «Ашарга пешерү, өй җыештыру да – ял»
- Марселебезгә 4 ай булды инде. Шушы көннәрдә сөннәткә утырттык. 5 яшьлек олы улыбыз Камил балалар бакчасына йөри. Иртән аны әтисе илтеп куя. Уртанчыбыз Рамил өйдә, безнең белән. Көндез бергәләп саф һавага чыгабыз. Шунысы уңайлы - яныбызда гына урман бар. Кич Марсельне бергәләп бакчадан барып алабыз. Хәзер концертларга әзерләнәбез, шуңа...
-
Кукмараның “Балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәге” – рейтингта беренче!
Балаларга өстәмә белем бирү учреждениеләренең нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан республиканың мәгариф министрлыгы балаларга өстәмә белем бирү учреждениеләре рейтингын үткәрә. Кукмара районының "Балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәге" икенче ел рәттән балаларга физкультура -спорт юнәлешендә белем бирү буенча әлеге рейтингта беренчелекне алды.
-
Кукмарада өлкәннәр көне уңаеннан нинди чаралар узачак?
Хөрмәтле өлкәннәр! Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан районыбыз пенсионерлары өчен түбәндәге чаралар үткәреләчәк: -1 октябрьдә "Добреев" кибете янында авыл хуҗалыгы ярминкәсе, -3 октябрьдә 10.00 сәгатьтә Зур Кукмара авылы мәдәният йортында бәйрәм концерты. 6 һәм 7 октябрьдә Кукмара поселогы мунчасында юыну бәясенә, пенсия таныклыгын күрсәткән очракта, 50 процент ташлама ясала. Исегезгә төшерәбез:...