Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Йөзьяшәр Хәтирә әби

Безнең Березняк авылында йөзгә кадәр яшәгән кеше юк иде әле, шуңа күрә Хәтирә әби Сафиуллина турында язарга булдым. Ул 1916 елның 6 октябрендә Аман-Оштырма авылында гади крестьян гаиләсендә дөньяга килгән. Әти-әнисе бик нык авырып, ачлыктан интегеп вафат булганнар. Кызга ул вакытта нибары 12 яшь була. Ул туганнары тәрбиясендә яши башлый,...

Безнең Березняк авылында йөзгә кадәр яшәгән кеше юк иде әле, шуңа күрә Хәтирә әби Сафиуллина турында язарга булдым. Ул 1916 елның 6 октябрендә Аман-Оштырма авылында гади крестьян гаиләсендә дөньяга килгән. Әти-әнисе бик нык авырып, ачлыктан интегеп вафат булганнар. Кызга ул вакытта нибары 12 яшь була. Ул туганнары тәрбиясендә яши башлый, бик миһербанлы булып үсә. Кукмарага килеп, киез итек фабрикасына эшкә урнаша. Тырышлыгын, оештыру сәләтен күреп, аны цех мастеры итеп билгелиләр. Сугышка кадәр һәм сугыштан соң ул анда барлыгы сигез ел эшли. Аннары колхозга кайтып эшли башлый. Авыр еллар була бу. Авылга яраланып исән калган солдатлар әйләнеп кайта башлый. Шул исәптән Габделхәй исемле яшь ир дә кайтып төшә. Ул сугышка кадәр гаилә корып өлгергән була, хатыны Сәлимә икенче бәбиен тапканда дөнья куя. Нәни кызы Мөнирә ятим кала. Хәтирә әбинең уңганлыгын, шәфкатьле булуын күреп, Габделхәй аңа гашыйк була, тиздән алар өйләнешәләр. Барлык тормыш кыенлыкларын бергәләп күтәрә алар. Өч балалары дөньяга килә. Сугыш яралары, колхоздагы авыр эшләр эзсез калмагандыр: тормыш җайланды дигәндә генә Габделхәй абый авырый башлый һәм 1953 елда вафат була. Дүрт бала белән авыру кайнана Хәтирә әби кулына калалар. Кайнана белән килен әниле-кызлы шикелле 40 ел бергә гомер итәләр. Булган ризыгын да үзе ашамыйча, балаларга һәм карчыкка каптыра Хәтирә әби. Мөнирәне дә үз баласыдай тәрбия кыла, ятимлеген сизмәсен өчен тырыша (ул әле дә исән сау, Аман-Оштырмада яши). Балалар, үсә төшеп, эшкә ярый башлыйлар. Бик авыр булса да, ана аларны укытырга тырыша. Олы кызы Гатифә, югары белем алып, укытучы һөнәрен үзләштерә. Березняк мәктәбендә 40 ел буе башлангыч сыйныф укучыларына төпле белем бирә. Балалар аны бик яратты. Искиткеч акыллы, миһербанлы укытучы булды ул.

Ул елларда Хәтирә әби улы гаиләсендә яши, фермада эшли. Тырышлыгы өчен Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнә. Ул вакытта кызы мәктәп фатирында үзе генә яши, кызына авыр икәнен күреп, Хәтирә әби 1992 елда аның янына күченеп килә. Фатир иске булганлыктан, суык кышларда интегеп яшиләр. Аннары өй салырга ниятлиләр. Ирләр көче сораган эшләрне башкарып, кирпечтән матур гына йорт салып керәләр. Авыл халкы аларны хөрмәт итә, Коръән ашларына чакыралар, эшләренә булышалар. Гатифә әнисен бик тәрбияли, аның өчен өзелеп тора.Ике ел элек кенә Хәтирә апаның читтә бер кызы вафат булды, бала исәбен ул бик авыр кичерде. Бу язганнарым мәрхүмнәр - Габделхәй абый һәм кызы Әлфиягә дога булып ирешсен.

Хәтирә әби, йөз яшенә җитсә дә, үз акылында, күзләре күрә, аяклары йөри, капка төбенә чыгып утыра. Сөйләшергә ярата, зарланмый, үткәннәрне исенә төшерә. Озак яшәвенең сере кешеләргә ачу сакламау, ярдәмчел, изге күңелле, миһербанлы булуындадыр, мөгаен.

Нурия ВӘЛИУЛЛИНА, Березняк авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев