30 март 2017 яңалыклары
-
Кукмарада көн җылыта?
Кызганычка каршы, синоптиклар әле иртәгә дә җылы һава торышы фаразламый. Интернет челтәреннән алынган мәгълүматларга караганда, 31 мартта иртән һәм кичен -5, көндез -3, ә төнгә -11 градус салкын фаразлана. Атмосфера басымы 753 мм терекөмеш баганасын тәшкил итә, дымлылык 70 %. Һава торышының нинди булуына карамастан, кәефләрегез һәрчак күтәренке булсын, дуслар!
-
Гөлияне кызганып, артистлар да елады...
Казанда Гөлия Гайфетдиновага ярдәм итү йөзеннән оештырылган хәйрия концерты узды. Эстраданың популяр артистлары катнашында үткән концертка әнисе Тәнзилә апа белән Гөлия дә килгән иде. Концертта Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар, Алинә Сафиуллина, Илнур Ганиев, Айгөл Бариева, Марсель Вәгыйзов, Лилия Муллагалиева, Вадим Захаров, Нурзадә, Илназ Баһ, Гүзәл Идрисова, Зөлфәт Зиннуров, Гөлнара Габидуллина,...
-
Бензин бәясе арта
Татарстанда февраль аенда бензинга бәяләр арткан иде. Аларга ияләшергә дә өлгермәдек, март азагында тагын бер "күчтәнәч". 92нче бензинның литры 35 сум 36 сумга кадәр күтәрелгән, дип хәбәр итә "Реальное время". Дөрес, күпкә артмаган - уртача 50 тиенгә генә. Шулай да бу яңалык машина йөртүчеләрдә канәгатьсезлек уяткан. Ягулык салу станцияләре җитәкчеләре...
-
Кайда син, Рәхилә?
Язуымның сәбәбе: мин бер хатын-кызны эзлим. 1971 елның 14 июнендә Камчаткадан армия сафларыннан кайтканда Кукмара станциясендә безнең белән булган бер егет (өчәү идек) төшеп калды. Шул станциядә чибәр генә татар кызы керде. Мин бу кыз янына күчеп утырдым, юл буе сөйләшеп бардык. "Кукмара итек фабрикасында солдатларга киез итекләр басабыз. Әле...
-
Кукмара районы - сөт тапшыру буенча беренче урында
Татарстан терлекчеләре көнлек сөт җитештерүне 200 тоннага җиткерде. Кукмара районы сөт җитештерүдә әйдәп бара. (Казан, "Татар-информ", 30 март, Чулпан ШАКИРОВА). 29 мартка республикада 3462,8 тонна сөт савылган. Бу, узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда, 200,6 тоннага күбрәк. Бу хакта республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә. Узган тәүлектә 3316,6...
-
Элвин Грей Гөлназ Асаевага тәкъдим ясады! (видео)
Радик Юльякшинның (Элвин Грей) "Кияүгә чык син миңа" җырын кемгә багышлап язганын беләсезме? Ниһаять, җырчы бу серне ачты!.. Радик белән Гөлназ Асаева турында имеш-мимешләр күптәннән йөри. Кемдер яшьләрнең никахы булган, дип тә сөйләде. Чын дөресен Радик Гөлназның Уфада узган концертында ачып салды. Ул зал тулы тамашачы алдында Гөлназга бер кочак...
-
Игътибар! Район газетасы “Бу Кукмарага килешми” дигән проект игълан итте
Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы кысаларында район газетасы "Бу Кукмарага килешми" дигән проект тәкъдим итте. Анда катнашу өчен районыбыздагы ташландык, чүпле, җыештырылмаган урыннарны фотога төшереп, редакциягә юллавыгыз сорала. Ел төгәлләнгәндә проектка йомгак ясалып, иң актив хәбәрчеләрне бүләкләү көтелә. Фоторәсемнәрне hezmat_dani@mail.ru электрон адресына яки 89655888688 WhatsApp (ватсап) номерына юлларга мөмкин.
-
Селфи ясаганда ике кызның башы өзелгән
Коточкыч фаҗига Мексикада була. Күз алдыгызга китерегез, 18 һәм 17 яшьлек ике кыз самолетлар очу полосасыннан ерак түгел урында фотога төшәргә уйлый. Фотосессия вакытында кызлар якынлашып килүче самолетны абайламый кала, күрәсең. Нәтиҗәдә лайнерның канаты кызларның башына эләгеп өзеп ата. Икесе дә шунда ук һәлак була. Пилот кызларны күрсә дә, самолетны...
-
БДИ-2017: имтиханнар узачак көннәр билгеле (расписание)
Быел мәктәп укучылары өчен дәүләт йомгаклау имтиханнары өч этапта (вакытыннан алда, төп һәм өстәмә) узачак. БДИны вакытыннан алда тапшыру этабы 23 марттан 14 апрельгә кадәр үтә, анда Татарстаннан 1160тан артык укучы катнаша. Бу - узган елдагыга караганда өч тапкыр артыграк. Аларның 10сы гына агымдагы елда мәктәпне тәмамлаган. Шулай ук урта...
-
Чуллы авылында туып үскән якташыбыз Мөхәммәт Әюпов белән әңгәмә
Чуллы авылында туып-үскән якташыбыз Мөхәммәт (Мөхәммәтгали) Әюповны республика уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыятенең 1990 елдан бирле алыштыргысыз җитәкчесе булуын беләбез. Гомумән алганда, бу җәмгыятькә ул кырык елга якын гомерен багышлаган. Зур ачышларга юл Казан техник училищесында слесарь һөнәрен үзләштерүдән башланган. Хәрби флотта чыныгу үтеп кайтканнан соң, егет Казан авиация институтында...
-
Апрель аенда бәяләр күтәреләчәк, бүген язылып калыгыз!
2017 елның икенче яртыеллыгы өчен район газетасына 1 февральдән 31 мартка кадәр алдан язылу игълан ителде. Бу чорда аңа 620 сум 70 тиеннән, ә оешмалар 710 сум 70 тиеннән язылап ала. Апрель аенда подписка бәяләренең артуы көтелә. Газетага арзанрак бәядән язылып калыйк, быелның икенче яртысында да бергә булыйк, райондашлар!
-
Башым авыртмасын, дисәң (ГАДИ КИҢӘШЛӘР)
Баш үтереп сызлаганда, күзгә ак-кара күренми. Моның ничаклы авыр хәл икәнлеген үз башына төшкәннәр генә беләдер, мөгаен. Табиблар фикеренчә, баш авырту һәм хәтер саегу күбесенчә минең кан тамырлары тараюга һәм вак капиллярларның тыгылуына бәйле. Башка органнарыбыздагы тукымалар кебек, баш миен кан белән тәэмин итүче тамырлар да даими кайгыртуга, аеруча чистартуга...
-
Купкада яз бәйрәме үтте (фотолар)
Купка мәдәният йортында "Карга боткасы" исемле яз бәйрәме уздырылды. Катнашучылар кумәк уеннар уйнап, җыр-биюләр белән куңел ачты. Аннары карачкы яндырып, кышкы чирләрдән арыну һәм яз айларын каршы алу мизгеле булды. Бәйрәмнең ахыры табын артында узды, дип яза "Наш Кукмор".
-
Якташыбыз Гадилә Җиһангәрәева "Россиянең иң яхшы балалар табибы" конкурсы җиңүчесе булды
Мәскәүдә Россия педиатрларының XVIII съезды үтте. Аның ачылыш тантанасында Россия педиатрлары Союзы тарафыннан үткәрелгән конкурска йомгак та ясалды. Якташыбыз, Түбән Арбаш авылында туып үскән, Түбән Кама шәһәре балалар хастаханәсе перинаталь үзәгендә эшләүче, Татарстанның атказанган табибы Гадилә Җиһангәрәева конкурсның "Үз һөнәреңә тугрылык" номинациясында җиңеп чыкты. 2015 елда ул республика күләмендәге «Ак...