Чуллы авылында туып үскән якташыбыз Мөхәммәт Әюпов белән әңгәмә
Чуллы авылында туып-үскән якташыбыз Мөхәммәт (Мөхәммәтгали) Әюповны республика уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыятенең 1990 елдан бирле алыштыргысыз җитәкчесе булуын беләбез. Гомумән алганда, бу җәмгыятькә ул кырык елга якын гомерен багышлаган. Зур ачышларга юл Казан техник училищесында слесарь һөнәрен үзләштерүдән башланган. Хәрби флотта чыныгу үтеп кайтканнан соң, егет Казан авиация институтында...
Чуллы авылында туып-үскән якташыбыз Мөхәммәт (Мөхәммәтгали) Әюповны республика уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыятенең 1990 елдан бирле алыштыргысыз җитәкчесе булуын беләбез. Гомумән алганда, бу җәмгыятькә ул кырык елга якын гомерен багышлаган. Зур ачышларга юл Казан техник училищесында слесарь һөнәрен үзләштерүдән башланган. Хәрби флотта чыныгу үтеп кайтканнан соң, егет Казан авиация институтында белем алган, аннан соң авиация заводында эшләп, гади инженердан конструкторлык бюросы җитәкчесе дәрәҗәсенә күтәрелгән.
-Кечкенәдән үк зирәк, "башлы" иде. Бик яхшы укыды. Агачтан әллә ниләр ясаганы истә, - дип сөйли Күкшел авылында яшәүче сеңлесе Равия Җиһаншина. - Дүртенче сыйныфтан соң, Кукмарага барып, фатирда торган көе урта мәктәпне тәмамлады. Әни аңа ипи белән бәрәңге һәм бер сум акча биреп җибәрә, шул акчаны абыем үзенә тотмыйча, безгә күчтәнәчләр алып кайта иде. Аннары шәһәргә юл тотты. Барысына үз тырышлыгы белән иреште.
Данлыклы якташыбызга телефоннан шалтыратып, үзе белән кыска гына әңгәмә корырга, берочтан хәлләрен дә белешергә булдык.
-Мөхәммәт әфәнде, сезнең кырыктан артык рационализаторлык тәкъдиме һәм уйлап табуга патентларыгыз бар икән. Иң беренче уйлап тапкан эшләнмәгез истәме?
-Әлбәттә. Озынлыкны индукцион үлчәү приборы иде ул. Җайсыз, уңайсыз урыннарда үлчәү өчен. Аны заводка урнашкач ясадым.
-Сез - сугыш чоры балалары күргән авырлыкларны сөйләп бетерерлек түгел. Әмма шундый шартларда да уйлап табу талантын зур югарылыкка җиткерә алгансыз. Моның сере нидә?
-Белемгә, яңалыкка омтылуым нәселдән килгәндер. Әтием заманына күрә укымышлы, алдынгы карашлы кеше иде. Сугыш елларында колхоз рәисе, аннары агротехник булып эшләде. Әнием дә бик зиһенле иде.
Механизмнарның төзелеше белән кызыксынуыма олы абыем Гомәрнең йогынтысы зур булды: сәгатьләр төзәтә башлады ул. Кайчак өйалдында унбишәр сәгать эленеп тора иде. Аннары радиоалгычлар төзәтергә өйрәнде. Яшел Үзән шәһәренең Серго исемендәге заводына урнашып, роторлар линиясен көйләүче булып эшләде. Чираттагы ялга киткән чагында да чакыртып алалар иде үзен. Техник иҗатка тартылуыма этәргечне шулай ук училищеда укуым да бирде.
-Сезнең балаларда уйлап табу сәләтен үстерүгә саллы өлеш кертүегез, аларга ярдәмгә унлап китабыгыз басылуы мәгълүм.
-Бу эшкә сиксәненче елларда нигез салынган иде. Уңышларыбыз турында чыгыш ясарга мине Мәскәүгә чакырдылар. "Пионерская правда" газетасы, "Юный техник" журналы безнең хакта язып чыкты. Яшь уйлап табучыларның Болгариядә үткәрелгән бәйгесендә беренче урынны яуладык. Соңгы елларда, элеккеге традицияләрне яңартып, республиканың Мәгариф министрлыгы һәм "Мәгариф" журналы белән берлектә "Яшь кулибинчылар" олимпиадалары үткәрә башладык. Сәләтле яшьләрне барлау бик мөһим: илнең киләчәге, куәте яшь буын кулында бит. Гомумән, акыл - зур хәзинә ул. Әйтик, Япония, Кытай, Корея кебек илләр, казылма байлыкларга ярлы булсалар да, уйлап табулар хисабына үсешкә ирештеләр.
-Үткән ел азагында районыбызның Зур Кукмара авылы мәктәбендә чираттагы "Яшь кулибинчы" бәйгесенең йомгаклау тантанасы булды. Нинди тәэсирләр калдырды ул сездә?
-Абсолют җиңүче исемен яулаган райондашым, әлеге мәктәп укучысы Илсаф Мөхәммәтгалиев өчен горурлык хисе кичердем. Өметле егет. Ул көнне яшь уйлап табучыларның районкүләм бәйгесе дә үткәрелде. Туган төбәгемдә зирәк, хыялга бай укучыларның булуы сөенечле.
-Техник иҗатка багышланган китапларыгыздан тыш, мәдрәсәләрнең кичке бүлеге шәкертләре өчен "Сарф гыйлеме" китабын язгансыз һәм, татар теленә гарәп теленнән алынган сүзләрне өйрәнеп, сүзлек төзегәнсез. Дин юлына басуыгыз, гарәп теле белән кызыксынуыгызга ни сәбәпче булды?
-Хезмәтемдә һәрчак Аллаһның ярдәмен тойдым. Раббыбыз үзе иҗатчы бит ул, дөньяны, галәмнәрне юктан бар кылган бөек зат. Мулла нәселеннән булуым да өстенлек алды. Заманында Әюп бабам Мәмәширдән Чуллыга имам булып килгән һәм шунда урнашып калган.
-Туган авылыгызны сагынасызмы?
-Билгеле. Мондый хисләр һичкемгә дә ят түгелдер. Әле Яңа ел алдыннан, яшь кулибинчыларны бүләкләү тантанасына килгәч, сеңлем Равия янында кунакта булдым, аннары бергәләп Чуллыга юл тоттык, туган-тумача белән күрештек. Балачак хатирәләре яңарды. Без гаиләдә ун бала, ә күрше йортта әтинең энесе гаиләсендә сигез бала иде. Бергә уйнап үскән чакларны оныту мөмкинме соң?
-Гаилә хәлегез белән таныштырсагыз иде.
-Тормыш иптәшем Марзыя, сәүдә өлкәсендә эшләп, лаеклы ялга чыкты. Ул миңа терәк булып, хуплап, уңышларыма сөенеп яши. Кызыбыз Фәридә - терапевт. Ике оныгыбыз бар.
-Кызыклы әңгәмәгез өчен рәхмәт. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, яңа уйлап табулар телибез.
Мөхәммәт Әюпов: дөньяда һәр ике минут саен өч уйлап табуга патент бирелә.
Зәйтүнә ӘЮПОВА, Чуллы:Тормыш иптәшем Мәгъсүм туганнан туган энесе булса да, Мөхәммәтгали абый аны бертуганы кебек якын итә. Бик туганчылыклы ул. Без һәрчак аның ярдәмен тоеп яшәдек. Балаларга да булышты. Мәгъсүм, авырып, Казан дәваханәсендә ятканда (мин аны сакладым), Мөхәммәтгали абый Казанның икенче башыннан көн дә диярлек күчтәнәчләр белән хәлен белергә килеп йөрде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев