29 март 2017 яңалыклары
-
WhatsApp аша вирус «йөри». Ничек сакланырга?
Ул кулланучының бөтен мәгълүматларын - фото, видео һәм парольләрне урлый. Әгәр дә сезгә менә шундый хат килсә - «Поздравляем! Ваш номер телефона +ХХ ХХХ ХХ ХХ был случайно выбран счастливчиком сегодняшнего дня. У вас есть 1 (один) невостребованный приз. Требуйте его немедленно!» - ача күрмәгез, тиз арада аны юк итегез...
-
Йөрәгемне бирер идем, кызым гына авырмасын...
Гүзәл Әхмәтшинаны сәламәтләндерү өчен якыннары ни генә эшләми. Әнисе Гөлнур ханым баласының ярдәм сораган моңсу күзләренә карап, ни дип тә әйтергә белми. - Балаларымны берүзем аякка бастырдым. Кызымның шулай кинәт кенә авырып китәсен күз алдына да китермәдем. Тик берни эшләп булмый икән шул. Кирәк икән, йөрәгемне бирер идем. Кызым гына...
-
ИлГәрәй: Яз башы безгә көтелмәгән сынаулар алып килде
Җырчы ИлГәрәй олы кызы Адилә белән аллергиягә каршы дәваланып йөрүен тәмамлады. Ул табибларның салкын канлы булуларына шаккаткан. «Әйтерсең, алар табиб булып мәҗбүри эшләп утыралар. Дәваланучыларга ярдәм итү хисе бер дә белдермиләр. Барысыда түгел, әлбәттә, тик күбесе», - ди ИлГәрәй. Ләкин моның белән генә җырчының хастаханә сукмакларын таптау һәм андагы эшләүчеләргә...
-
Кукмаралыларны иртәгә нинди һава торышы көтә?
Интернет челтәреннән алынган мәгълүматларга караганда, иртәгә, 30 мартта, синоптиклар болытлы һава торышы фаразлый. Кар явачак. Һава температурасы иртән -4, көндез -3, кичен -7 тирәсе булачак. Төнгә исә температура -9 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Атмосфера басымы 744 мм терекөмеш баганасын тәшкил итә, дымлылык 75%.
-
Кибеттән алынган бүлмә гөлләрен күчереп утыртабыз – бакчачыдан 7 киңәш
Сигезенче мартка хәзер күп очракта киселгән чәчәкләр гөлләмәсен түгел, кибеттән алынган чүлмәк гөле бүләк итәләр. Дөрес тәрбияләсәң, андый гөл озак еллар матурлыгы белән куандыра ала. Шул гөлләрне ничек күчереп утыртырга? Киңәш сорап, һәвәскәр бакчачы - Татарстанның Бөгелмә шәһәрендә яшәүче Альбина Бакимовага мөрәҗәгать иттек. Гөлләр озын гомерле булсын өчен 7 киңәш...
-
Ит калҗасы яратучыларга бик җиңел рецепт
500-700 грамм итне аскы өлеше бераз эләгеп калырлык итеп телемләп кисәргә. Ит телемнәре арасына тоз, борыч сибәргә, сытылган сарымсак ышкырга, каты сыр телемнәре куеп чыгарга. Ит өстенә помидор тезәргә һәм бераз тоз сибеп фольга белән төрергә. Ит калҗасын 180 градуслы мичтә 1,40 минут пешерергә. Гөлүзә ВАСИЛОВА http://intertat.ru
-
Кукмарада Коръән укучылар бәйгесендә 200 кеше катнашты
Кукмара бистәсендә районкүләм Коръән укучылар бәйгесе үтте. 20 елдан артык тарихы булган шушы чара ел саен бик күп кеше катнашында уза. Башка төбәкләрдән аермалы буларак, Кукмарада оештырыла торган бәйгенең үзенчәлеге - яшькә карамыйча, һәр теләгән кешенең катнашырга мөмкинлеге булуда: бу ярышта олысы да, кечесе дә, 2-3 яшьлек кечкенә сабыйлар да,...
-
Элвин Грей телевизион тапшырулар алып баручысы булган?
Соңгы арада Элвин Грей белән Салават Фәтхетдинов арасындагы бәхәсле көрәш темасы бераз тынып торды төсле. Инде менә тагын бер зур яңалык: Элвин Грей үзенә җыр һәм бәхәсләшүдән кала яңа шөгыль тапкан ахрысы. Шушы көннәрдә генә «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясенең артистны алып баручы буларак әзерләве билгеле булды. Бу турыда үзенең Твиттерында алып...
-
Калган эшкә кар яумасын
Элеккеге Туеш авылында туып-үскән кеше буларак, районыбызның, бигрәк тә поселогыбызның уңай якка үсешенә яисә тискәре күренешләренә битараф кала алмыйм. Шунысы куанычлы, соңгы елларда Кукмара үсә, матурая, үзәк урамнары үзе бер гөлбакчага әйләнеп бара. Район халкы да бу тәртипкә сакчыллык, үзенә күрә ихтирам белән җавап бирә. Хәзер урамда аунап яткан чүп-чар,...
-
“Халык контроле”нә Кукмарадан 425 хәбәр теркәлгән
Кукмаралылар "Халык контроле" дәүләт мәгълүмати системасыннан уңышлы файдаланалар. Әлеге система ярдәмендә һәркем үзенең моң-зарларын, теләк-тәкъдимнәрен, проблемаларын төрле ведомстволарга җиткерә, он-лайн режимда аларның үтәлешен күзәтә, башкалар калдырган гаризаларга "ошый" (ошамый) тамгасын куя, ведомстволар чыгарган карарларны бәяли ала. Иң мөһиме: бер генә сорау да игътибардан читтә калмый, тиз арада ярдәм итәргә тырышалар....
-
Ә мин болай эшлим...
21 мартта күренекле галим, оста бакчачы Фарсил Зыятдинов, ерак араларны якын итеп, без - бакчачылар белән очрашуга килде. Шушы очрашуны оештыручыларга бик зур рәхмәт. Фарсил абый безнең бер генә сорауны да җавапсыз калдырмады. Үзеңнең сорауларыңа җавап ишетүе үзе бер күңелле бит. Шушы очрашудан соң, үземнең тәҗрибәмнән чыгып, берничә киңәш бирәсем...
-
Зур Сәрдек клубында “Без – туберкулезга каршы!” дигән мәгълүмати сәгать узды
Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне уңаеннан Зур Сәрдек клубында мөһим чара үтте. Әлеге йогышлы авыруның Җир шарында, шул исәптән Россиядә дә тарала баруы актуаль проблемаларның берсе булып кала бирә. Дөньяда ел саен миллиардлаган кешенең туберкулез белән зарарлануы һәм 4-5 миллион кешенең әлеге чирдән үлүе билгеле. Шуңа күрә һәркемнең саклык чаралары...
-
Татарстанда климат җылына: июль – гадәттәгедән эссе, сентябрь кызу һәм яңгырлы булачак
Татарстанда елдан-ел климатның җылынуы күзәтелә: һава 10 елга уртача 0,34 градус тизлек белән җылына. Бу - 1951 елдан 2016 елга кадәрге күрсәткечләр. Шул ук вакытта, узган гасырның 70нче елларыннан уртача еллык температураның тизрәк җылына башлавы күзәтелә, аның тизлеге - 10 елга 0,54 градус тәшкил итә. Татарстанның Гидрометеорология үзәге җитәкчесе Феликс...
-
Поч.Сутерда “Пилмән” бәйрәме узды (фото)
Районыбызның мәдәният йортларында нинди генә чаралар оештырылмый?! Әнә бит Поч.Сутер клубында да бик матур итеп "Пилмән" бәйрәме узган, мастер-класс күрсәтелгән. Мастер-класста катнашучылар пешергән вакытта таралмый торган пилмән камыры ясау, эчлек (фарш) әзерләү, пилмәннәрне тиз һәм матур итеп бөгү серләренә төшенгәннәр. Шулай ук кызлар пилмән турында такмаклар да әйтешкәннәр, җырлап та...
-
1 апрельдән санитар-экологик икеайлыгы башлана
Татарстанда ел саен уздырылучы санитар-экологик икеайлыгы 1 апрельдән башлана. Быел татарстанлыларны чисталыкка өндәү аккош үрнәгендә булачак. Республиканың экология һәм табигый байлыклар министрлыгы ЭКОяз - 2017 нең символы итеп суда йөзүче матур кошны билгеләргә уйлый. Исегезгә төшерәбез, Татарстанда ел саен уздырылучы санитар-экологик икеайлыгы 1 апрельдән башлана. http://tatar-inform.tatar