Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Калган эшкә кар яумасын

Элеккеге Туеш авылында туып-үскән кеше буларак, районыбызның, бигрәк тә поселогыбызның уңай якка үсешенә яисә тискәре күренешләренә битараф кала алмыйм. Шунысы куанычлы, соңгы елларда Кукмара үсә, матурая, үзәк урамнары үзе бер гөлбакчага әйләнеп бара. Район халкы да бу тәртипкә сакчыллык, үзенә күрә ихтирам белән җавап бирә. Хәзер урамда аунап яткан чүп-чар,...

Элеккеге Туеш авылында туып-үскән кеше буларак, районыбызның, бигрәк тә поселогыбызның уңай якка үсешенә яисә тискәре күренешләренә битараф кала алмыйм. Шунысы куанычлы, соңгы елларда Кукмара үсә, матурая, үзәк урамнары үзе бер гөлбакчага әйләнеп бара. Район халкы да бу тәртипкә сакчыллык, үзенә күрә ихтирам белән җавап бирә. Хәзер урамда аунап яткан чүп-чар, я булмаса тәмәке тартып баручы да кыргый күренеш кебек тоела.

Поселогыбыз шәһәр исемен йөртү өчен дәгъва белдерә икән, аны, һичшиксез, кайбер җитешсезлекләрдән арындырырга кирәк. Авыруын яшергән - үлгән, диләрме әле?! Каныбызга сеңгән гадәт бар: хәзергә ярап торыр, соңрак яхшылап эшләп бетерербез дип, башлаган эшне тәмамламыйбыз. Ләкин ул "хәзергә" дигәнебез бөтенләйгә кала бирә. Моңа мисалларны бихисап китерергә булыр иде.

...Мамадыш ягыннан килгәндә бистәбезнең "капкасы" һәм визит карточкасы булган Гагарин урамына урнаштырылган гаҗәеп матур самавырны гына алыйк. Әйләнә-тирәсенә чәчәкләр, декоратив куаклар утыртсаң, нинди яхшы булыр иде. Ә без аны кышларын бик үк чиста булмаган кар белән күмеп тә куябыз.

Яр буе урамында тимер юл кырыена куелган паровоз да ятим бала кебек. Урыны да уңайлы, югыйсә. Ә бит бистәнең хәзерге үсеше Кукмара аша узучы тимер юлга да бәйле. Кече архитектура формаларын кулланып, чуен юлы ягыннан табигый таштан биек булмаган стена торгызып, тимер юлның төзелүе, беренче паровозның бистә аша узуы, бертуган Комаровларны да искәртеп, нигә әле мемориаль такта куймаска?! Хәтта эшләп торучы борынгы светофор да бу мохитне тулыландырыр иде. Ниһаять, кайберәүләрнең ял итү, очрашу урынына да әйләнер иде. Бу максаттан, газета укучылар арасында эскиз-проектка конкурс та игълан итәргәдер, бәлки. Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсем килә: бу ике проект та "җиренә җиткереп эшләп бетерегез" дип кычкырып тора.

Белүемчә, ике объект та бер зат тарафыннан эшләнелгән. Аңа рәхмәттән башка сүз юк. Калган эшкә кар гына яумасын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев