Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Ә мин болай эшлим...

21 мартта күренекле галим, оста бакчачы Фарсил Зыятдинов, ерак араларны якын итеп, без - бакчачылар белән очрашуга килде. Шушы очрашуны оештыручыларга бик зур рәхмәт. Фарсил абый безнең бер генә сорауны да җавапсыз калдырмады. Үзеңнең сорауларыңа җавап ишетүе үзе бер күңелле бит. Шушы очрашудан соң, үземнең тәҗрибәмнән чыгып, берничә киңәш бирәсем...

21 мартта күренекле галим, оста бакчачы Фарсил Зыятдинов, ерак араларны якын итеп, без - бакчачылар белән очрашуга килде. Шушы очрашуны оештыручыларга бик зур рәхмәт. Фарсил абый безнең бер генә сорауны да җавапсыз калдырмады. Үзеңнең сорауларыңа җавап ишетүе үзе бер күңелле бит.

Шушы очрашудан соң, үземнең тәҗрибәмнән чыгып, берничә киңәш бирәсем килә.

Тиздән бакча эшләре - казу, чәчү вакыты җитә. Бакча эше ялгышларны, ашыгуны һәм ялкаулыкны гафу итми. Ялгышлыклар була, тик аларны кабатламаска, тиешле нәтиҗә ясый, аңлый белергә кирәк. Түтәлне казып, орлык чәчкәч, туфракны (мәҗбүри эш) тыгызларга кирәк. Ни өчен болай эшләргә кирәк соң? Чөнки тыгызланмаган түтәлгә су сипкәч, орлык тирәнгә китә һәм тишелә алмый.

Тыгызлау ысуллары:

1. Тигез үкчәле аяк киеме (әбиләр галошы) киеп, түтәлне таптау.

2. Тырманың арт ягы белән суккалап тыгызлау.

3. Катоклап чыгу.

Су сибүгә килгәндә, кичке якта кояш сүрелгәч, әз-әзләп берничә мәртәбә лейка белән сибәргә кирәк. Түтәл өстендә су җыелып калырга тиеш түгел.

Мал-туар асраган кешенең ашлама дип баш ватасы юк, чөнки ул абзарда. Ашлама-әчеткене болай ясыйлар: 10 литрлы чиләккә, тулыр-тулмас итеп, яңа тирес (саламсыз булса яхшырак) саласы, өстенә җылымса су тутырасы, капкач яисә капчык белән каплап куясы. Берничә тапкыр болгатасы, 3-4 көннән ашлама-әчетке әзер. 10 литр чиста суга 1 литр ашлама-әчетке алына. Моны карлыган, кура җиләге, алмагач, җиләк төбенә сибәргә була. Яшелчә өчен 10 литр суга 1 литр ашлама-әчетке 1 төпкә 1 литр сибелә. Өстәмә рәвештә 0,5-1 литр чиста су сибелә.

Тавык тизәгеннән 3 литр күләмдә әзерләү җитә, тәртибе шулай ук. 10 литр суга. Бу ашлама бик тиз тәэсир итә. Күләме 10 литр чиста суга 0,5 литр әчетке алына. 0,5тән күбәйтергә ярамый.

Май аенда кычыткан яхшы үсә. Аннан да ашлама ясарга мөмкин.

10 литр чиста суга 2 килограмм кычытканны ваклап саласы, көнгә 2-3 тапкыр болгатып торасы. 3 көннән кирәкле культурага (10 литр суга 1 литр әчетке алына) сибәсе. Еллар дәвамында сыналган ысул.

Эшләрегез уң булсын!

Илдус АБДУЛЛИН, Сәрдекбаш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев