29 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Каракны җиңел таптым
(туганым сөйләгәннәрдән) 1960 еллар, утынның бик "хутлы" чагы. Утынны җәйдән күп итеп әзерләп, киптерү өчен урам якка, абзар, келәт буйларына әрдәләнәп өю бар иде. Берзаман урам ягындагы утын кими башлаган. Кем эше булыр, дип аптырадым. Шул кешене кызык итәргә булдым. Бер утын агачын тишеп, җиңелчә шартлый торган матдә - күкерт...
-
Казан – Мәскәү тизйөрешле поезд юлы 2017 елда төзелә башларга мөмкин
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышында Казан - Мәскәү тизйөрешле поезд юлы төзелеше турында сүз булды. Хәзерге вакытта әлеге юлның проектын әзерләү эше алып барыла. Бу эшчәнлек 2016 елда уңышлы төгәлләнсә, 2017 елда юлны төзү эшен башлап җибәрергә дә мөмкин булачак. Бу хакта РФ транспорт министры Максим...
-
Пенсия законнарында нинди үзгәрешләр бар?
Пенсия законнарындагы үзгәрешләр нигезендә эшләүче пенсионерларның пенсияләре 2016 елдан индексацияләнмәячәк. Индексация 2015 елның 30 сентябренә кадәр эшләмәгән пенсионерларга гына кагыла. Әгәр пенсионер үзмәшгульлек белән шөгыльләнеп, 2015 елның 31 декабренә кадәр Пенсия фондында исәптә торган икән, эшләүче булып санала. Әгәр пенсионер 2015 елның 30 сентябреннән соң, ягъни 2015 елның 1 октябреннән...
-
Кукмарада юл фаҗигасе: ике “ундүрт”ле бәрелешкән
Кичә, 28 гыйнварда, сәгать 13.40 тирәсендә Кукмара-Шәмәрдән юлының 1нче чакрымында юл фаҗигасе булды - ике "ундүрт"ле бәрелеште, дип хәбәр итте район ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Фәхретдинов. Бер "ундүрт"ленең шоферы юл йөрү кагыйдәсен бозып, юлның каршы як полосасына чыга һәм икенче "ундүрт"легә бәрелә. Шоферларның берсе - 1976 елгы, икенчесе 1957 елгы. Алар...
-
Юл фаҗигаләрендә 163 җәяүленең гомере өзелгән
2015 елда Татарстанда 163 җәяүленең гомере өзелгән, ә 1555е төрле тән җәрәхәте алган. 2014 ел белән чагыштырганда машина бәрдерү аркасында үлүчеләр саны 17 кешегә арткан. Инде быелның башында да Татарстан юлларында 6 җәяүле үлгән, 94 кешенең сәламәтлегенә зыян килгән. Җәяүлеләрнең үлеменә китергән очракларның 70 %тан артыгы узган ел караңгы вакытта...
-
Пычак һәм Березняк җирлекләрендә халык җыеннары үтте (+Фотолар)
Халык җыеннарының чираттагысы кичә Пычак, Березняк авыл җирлекләрендә үтте. Әлеге җирлекләрдә узган ел эшләнгән эшләр, алда торган бурычлар турында җирлек башлыклары Габделфәрт Нәфыйков, Альбина Сибгатуллиналар чыгыш ясадылар. Шулай ук мәктәп директорлары Радик Хәсәнҗанов, Альберт Фәхретдиновларның да хисаплары тыңланды. Район башлыгы Сергей Димитриев дәүләт программаларының үтәлеше, 2015 елда башкарылган эшләр белән...
-
Кече һәм урта эшмәкәрләр игътибарына
89нчы Федераль законның 5,6 маддәсенә үзгәрешләр керү сәбәпле, 2016 елның 1 гыйнварыннан кече һәм урта эшмәкәрлелеккә кагылышлы барлык оешмалар Татарстан Республикасының экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсенә барлыкка килгән калдыклар буенча еллык отчет тапшырырга тиеш. Отчет формасы Экология һәм табыгый байлыклар министрлыгының сайтында урнаштырылган (http://eco.tatarstan.ru/rus/ob-otchetnosti-subektov-malogo-i-srednego.htm). Отчетны вакытында тапшырмау...
-
Популяр җырчы Илзидә Госманова Кукмарада могҗизалы концерт-тамаша тәкъдим итә
5 февральдә район Мәдәният йортында популяр җырчы Илзидә Госманова "Хан кызының хак төше" дигән могҗизалы концерт-тамаша тәкъдим итә. Концертта катнашалар: Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов, Вильдамир Бахау, Дамир Зиннәтуллин, Миндияр Шәймәрданов, Рәзит Мингазов, Динар Бәдретдинов, Айнур Латыйпов һәм башкалар. Сценарий авторы - Альбина Сәйфетдинова. Башлана 19.00 сәгатьтә. Рәхитм итегез!
-
Чишмәбаш клубында әдәби-музыкаль кичә узачак
3 февральдә Чишмәбаш клубында "Яшьлек эзләре буйлап" дигән авыл тарихына багышланган әдәби-музыкаль кичә була. Башлана 19 сәгатьтә.