Каракны җиңел таптым
(туганым сөйләгәннәрдән) 1960 еллар, утынның бик "хутлы" чагы. Утынны җәйдән күп итеп әзерләп, киптерү өчен урам якка, абзар, келәт буйларына әрдәләнәп өю бар иде. Берзаман урам ягындагы утын кими башлаган. Кем эше булыр, дип аптырадым. Шул кешене кызык итәргә булдым. Бер утын агачын тишеп, җиңелчә шартлый торган матдә - күкерт...
(туганым сөйләгәннәрдән)
1960 еллар, утынның бик "хутлы" чагы. Утынны җәйдән күп итеп әзерләп, киптерү өчен урам якка, абзар, келәт буйларына әрдәләнәп өю бар иде. Берзаман урам ягындагы утын кими башлаган. Кем эше булыр, дип аптырадым. Шул кешене кызык итәргә булдым. Бер утын агачын тишеп, җиңелчә шартлый торган матдә - күкерт салдым. Иртән чыксам, утын билгеле урыннан тагын кимегән. Хатынга берни аңлатып тормыйча, ике як күршеләргә дә кереп чыгарга куштым. Ул башта бер як күршегә керде, аны-моны әйтмәде. Икенче як күршеләрдән тыны-көне бетеп чыкты. Мичләре җимерелгән, ирле-хатынлы шаккатып утыралар, ди. Каракны беләсем килеп, шулай эшләгән идем, дим хатынга. Ә күршеләр ни уйлагандыр, үз гаепләрен аңладылармы икән, Аллаһ Тәгалә җәзасы дип белделәрме икән? Алар инде дөньяда юк, урыннары оҗмахта булсын.
Исемем редакция өчен генә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев