28 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Иртәгә кукмаралыларны нинди һава торышы көтә?
Интернет челтәреннән алынган мәгълүматларга караганда, синоптиклар иртәгә, 29 ноябрьдә болытлы һава торышы фаразлый, бераз кар явачак. Иртән һәм көндез -1 градус салкын булачак. Ә кичкә исә һава температурасы -7 градуска кадәр төшә. Атмосфера басымы 745 мм терекөмеш баганасын тәшкил итә.
-
Ташлы-Елгада Әниләр көнен билгеләп үттеләр (фото)
Ташлы-Елга авылында Әниләр көненә багышланган кичә булды. Бәйрәм җырлы уеннар белән үрелеп барды. Әниләр бик кәнәгать булып киттеләр, дип яза "Наш Кукмор".
-
Николай Дроздов, тормоз белән газны бутап, кеше бәрдергән
78 яшьлек Николай Дроздов бәхетсез очракка тарыган. Ул үзенең "Судзуки Гранд Витара" автомобилендә барганда башкала урамында юлны аркылы чыгучы 53 яшьлек ханымны бәрдергән. Николай Николаевич шунда ук машинасыннан чыккан да ярдәмгә ташланган. Үтеп баручы кешеләр зыян күргән ханымга ашыгыч ярдәм чакырганнар. Ул җитди җәрәхәтләр алган. Хәзерге вакытта травматологиядә ята. Фаразларга...
-
Татарстан депутатлары 16 яшьтән машина йөртү таныклыгы бирүгә каршы чыкты
Республика парламентындагы бүгенге утырышта әлеге мәсьәләгә бәйле федераль закон проекты кире кагылды. Бүген Татарстан Дәүләт Советының 23 утырышында республика парламенты вәкилләре "Россия Федерациясенең аерым закон актларына 16 яшькә җиткән затларга "В" категориясендәге транспорт чаралары белән идарә итү хокукын бирү өлешенә үзгәрешләр кертү турында" 1169791-6 нчы номерлы федераль закон проектын ("яшүсмерләрнең...
-
Район башлыгы бүген кемнәрне котлаган? (фотолар)
Район Советында бүген киңәйтелгән киңәшмә узу хакында хәбәр иткән идек инде. Утырышта район башлыгы Сергей Димитриев җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү, җирле мәсьәләләрне хәл итү һәм күпъеллык фидакарь хезмәтләре өчен Олыяз авыл җирлеге башлыгы Рамил Мәликовка Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советының Мактау грамотасын; Татарстан Республикасының сайлаулар системасы үсешенә зур...
-
Әниләрнең кадерен белик (шигъри мизгел)
Ана баласын үстерә Бәхетле булсын өчен. Хезмәт итә, күп тырыша, Кызганмый бөтен көчен. Ана күңеле бәллүр савыт - Ватылырга тора кагылсаң. Яра салма ана йөрәгенә, Еш кайтырга тырыш кайта алсаң. Җир йөзендәге әниләр Кайгы-хәсрәт күрмәсен. Баласы өчен беркайчан да Күз яшьләре түкмәсен. Ләбибә НИГЪМӘТУЛЛИНА, Вахит авылы
-
Кукмара волонтерлары форумнан зур тәэсирләр белән кайтты (фото)
"Авыл перспективасы" проекты кысаларында Казанның "Идел" яшьләр үзәге базасында волонтерлар өчен яшьләр-белем бирү форумы узды. Чарада "Кукмара-волонтер" үзәге координаторы Адилә Саләмова, волонтерлар Ислам Шәфигуллин, Миләүшә Бариева һәм Искәндәр Хөснетдиновлар катнашты. Кызлар һәм егетләр дүрт көн дәвамында төрле темалар буенча фикер алышуларда, акцияләрдә катнаштылар, күренекле кешеләр белән очраштылар, проект эшчәнлекләре белән...
-
Мәктәп автобусын йөртүче һәлакәт алдыннан: "Сез үләргә әзерме?" - дип сораган
Американың Чаттануга шәһәрендә балалар утырган мәктәп автобусы һәлакәткә очраган: 6 бала үлгән, 13е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Автобустагы укучыларның иң зур дигәннәре 5нче сыйныф балалары булган. Фаҗиганең сәбәбе 24 яшьлек автобус йөртүченең юл кагыйдәләрен үтәмәвеннән килеп чыккан. Һәлакәт алдыннан ул балалардан: "Сез үләргә әзерме?" - дип сораган дип хәбәр...
-
Лубянда “Студентлар көзе” гөрләде (фото)
Лубян урман-техник көллиятендә "Студентлар көзе - 2016" фестивале узды. "Вокал", "Нәфис сүз", "Бию", "Музыка уен коралларында уйнау" номинацияләрендә җиңү яулаучыларга Мактау грамоталары һәм истәлек бүләкләре тапшырылды, дип яза "Наш Кукмор".
-
Кукмарада район Советының киңәйтелгән утырышы узды
Бүген район Советы бинасында үткән киңәйтелгән утырышта Кукмарада спортны җанландыру, авыл җирлекләрендә көнкүреш калдыкларын җыюны оештыру, Яңа ел бәйрәмнәренә хәзерлек чаралары күрү һәм башка мәсьәләләр каралды. Район Башкарма комиеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, Вахитов исемендәге хуҗалык рәисе Нәфыйк Хөсәенов, Каенсар авыл җирлеге башлыгы Илфат Мифтахов, Поч.Кучук мәктәбе директоры Алмаз Фәйзрахмановларның чыгышлары...
-
Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне якынлашу уңаеннан, Кукмарада айлык игълан ителде
9 декабрь - Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне якынлашу уңаеннан, районыбызда айлык игълан ителде. Аның кысаларында белем бирү учреждениеләрендә коррупциягә каршы тематик әңгәмәләр, түгәрәк өстәлләр, төрле уеннар, социологик сораштырулар, акцияләр үткәрү, мәдәният йортларында тематик дискотекалар оештыру һәм башка чаралар үткәрү планлаштырыла.
-
Кукмара музее кунаклары - Балтач пенсионерлары (фото)
Күрше Балтач районыннан кунаклар булып китте. Өлкәннәр өчен музейда киңәйтелгән экскурсия оештырылды, дип хәбәр иттеләр музей хезмәткәрләре.
-
Зур һәлакәт: биш кеше үлгән (ФОТО)
Яшел Үзән районының Сафоново авылы янында трассада һәлакәт булган. Анда «Тойота Ленд Крузер» һәм 14нче модель "Лада" бәрелешкән, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәте. Илдә җитештерелгән машинада биш кеше булган - аларның дүртесе шунда ук, бишенчесе хастаханәдә үлгән. «Тойота Ленд Крузер»ның шоферы...
-
Кукмара беренче гимназиясе укытучысы Равия Шәйхетдинова: “Гаилә - төп тәрбия үзәге”
Гаилә ул - җылы учак. Учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була. Гаиләнең терәге - ир-ат, әти кеше. Ә ана кеше үзенең бөтен күңел байлыгын, матурлыгын үз нарасыена бирә. "Бала күңеле - ак кәгазь, нәрсә язсаң, шуны укырсың", - дип юкка гына...