Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмара беренче гимназиясе укытучысы Равия Шәйхетдинова: “Гаилә - төп тәрбия үзәге”

Гаилә ул - җылы учак. Учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була. Гаиләнең терәге - ир-ат, әти кеше. Ә ана кеше үзенең бөтен күңел байлыгын, матурлыгын үз нарасыена бирә. "Бала күңеле - ак кәгазь, нәрсә язсаң, шуны укырсың", - дип юкка гына...

Гаилә ул - җылы учак. Учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була. Гаиләнең терәге - ир-ат, әти кеше. Ә ана кеше үзенең бөтен күңел байлыгын, матурлыгын үз нарасыена бирә. "Бала күңеле - ак кәгазь, нәрсә язсаң, шуны укырсың", - дип юкка гына әйтмәгәннәр. Туганчы һәм туганнан соң да ана бала күңеленә матур сүзләр генә яза.

Баланы ничә яшьтән тәрбияли башларга кирәк? " Туганнан бирле",- дип җавап биргәннәр картлар. Әйе, бала туганнан соң ук тиешле таләп-кагыйдәләрне үтәргә күнектерелә башлый. Кулын чыгарып битен, күзен тырмаламасын өчен, аны биләүләп куялар. Нарасый ризалашмый, елый, киреләнә, кычкыра, әмма тора-бара буйсына. Бала арбасына утыртып әнисе эшкә керешкәндә, тагын кычкыра, елый, җиңәргә тырыша. Әмма моңа да күнегә. Ул, үсеп җиткәнче, әтисе, әнисе белән, үсә төшкәч тәрбияче, укытучылар белән үзе теләгәнне эшләү, теләгәнчә кылану өчен көрәшә: "салкын сугыш" алып бара. Әгәр тәрбиячеләр йомшаклык күрсәтепме, башка сәбәп беләнме чигенсә, юл куйса, җиңелсә, аннан бала йөгәнсезгә әйләнә. 10 - 11 яшьтән тыңлаусызга әверелә, ә тагын да үсә төшкәч, үзе таләп итә, боера башлый. Әле тормышны белмәгәнлектән, яшәеш тәҗрибәсе булмаганлыктан һәм үзенең нәфесен тыярга күнекмәгәнлектән, ул чиксез күп хаталар ясый, аларны кабатлый башлый һәм тәрбиясез, миһербансыз, үзен генә ярата торган рәхимсез кеше булып үсә.

Әти-әни, әби-бабай, тәрбияче һәм укытучылар бер генә минутка да, бер генә тапкыр да тезгенне ычкындырмаска, балага юлдан тайпылырга ирек бирмәскә тиеш. Шушындый даими таләпчәнлек, тәрбиягә күнектерү-гадәтләндерү бары тик гаиләдә генә була ала. Мондый тәрбиянең меңнәрчә еллык тарихы, канунлашкан кагыйдәләре, алымнары бар.

Бүген без татар халкында еллар дәвамында күнегелгән тәрбия алымнарын, ысулларын сагына, искә ала башладык. Ләкин матур гадәтләргә күнекмәгән, үз нәфесен тыя алмаганлыктан гына аракы эчү, тәмәке тарту, фахишәлек кебек начар нәрсәләргә ияләнә, караклык, кеше талау кебек җинаятьләргә керешеп китә кайбер яшьләр. Югыйсә, берсенең дә әти-әнисе, укыткан мөгаллимнәре аларны начарлыкка-бозыклыкка өндәми, юлдан тайпылуларын теләми. Әмма төп тәрбияне бары гаилә генә бирә. Мәктәп гомуми төшенчәләр бирүдән әллә ни уза алмый. Дистәләгән баланы каршыда утыртып, дәрес минутлары эчендә генә аңлатылган кагыйдә-кануннар гадәткә әверелеп китми.

Гаилә тәрбиясенең максаты - гаиләдә тыныч тормыш, тәртип булдыру,игелекле хезмәт итү, булган әйбер һәм ризык-нигъмәтне бәрәкәтле тоту, исраф итмәү, бер-береңне хөрмәт итү, хәрамнан саклану. Алар түбәндәгеләрне эченә ала: ата-ана хакы, туган, кардәш-ыру, күрше, дус-иптәш, юксыллар хакы; ризык хәрамы - аракы, тәмәке, наркотиклар, хәрам ризык; киемдәге хәрам - ярым шәрә, ярым ялангач, калдырып тегелгән киемнәр; иҗтимагый хәрам - отышлы уеннар, зина кылу, сихерләү, исраф итү, үзеңә кул салу; хокукый хәрам - үтерү, көчләү, караклык, ришвәтчелек, алдау-хәйләләү, ялган шаһитлек, золым китерү; хисси хәрам - гайбәт сөйләү, кеше намусын кимсетү - хурлау; рухи хәрам - әти-әнигә буйсынмау, ялганлау, үч саклау, кушамат тагу, гаеп эзләү, әманәткә хыянәт итү, икейөзлелек.

Әти-әниләр, әби-бабайлар менә бу санап кителгәннәрне кече яшьтән үк даими рәвештә аңлаткан, төшендергәннәр, гамәли гадәткә әверелгәнче шулай эшләгәннәр, күнектергәннәр.

Тәрбия эше уңышлы һәм нәтиҗәле булсын өчен, гаилә, мәктәп һәм җәмәгатьчелекнең алып барган тәрбияви чаралары да бер-берсенә теләктәшле булырга тиеш.. Иң беренчел тәрбия чаткыларын бала нәкъ менә гаилә шартларында ала бит.

Гаилә белән мәктәпнең үзара элемтәсе, тәрбия эшендәге теләктәшлеге аларның бер үк максатка омтылуыннан. Әлеге уртаклык - мәктәпнең һәм гаиләнең уртак омтылышта булырга тиешлеге - тәрбия эшенең гаять мөһим бер принцибы. Һәрьяклап җитлеккән, камил шәхес тәрбияләү эше шушы тәрбия процессында катнашучыларның һәммәсеннән - ата-анадан да, мәктәптәге укытучы-тәрбиячеләрдән дә бергәләшеп, килешеп эшләүне, акыл һәм көч егәрлеген бер максатка туплауны сорый. Бергәләшеп эш итү - бер-береңне кабатламау, бер-береңнән тәрбия чараларына үзеңне каршы куймау, уртак эш хакына бер-береңне тулыландыру, бер-береңә ярдәм итү дигән сүз.

Шәйхетдинова Р.Г., 6нчы сыйныф җитәкчесе

фото: https://vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев