27 июль 2016 яңалыклары
-
3 августта “TatarPrazdnik” Җиңү Паркы каршындагы мәйданда бер яшьлеген уздыра (фото, видео)
"Без сезнең тантананы искиткеч матур һәм онытылмаслык итәчәкбез" дигән девиз астында эшләүче "TatarPrazdnik" 3 августта үзенең туган көнен билгеләп үтеп, кукмаралыларга бәйрәм оештырырга уйлый. Программада күңелле дискотека, кызыклы һәм мавыктыргыч конкурслар бар, җиңүчеләрне исә оештыручылар үзләренең сертификатлары белән бүләкләячәкләр. Шулай ук бәйрәм көнне яшь өйләнешүчеләр арасында игълан ителгән, хәзерге вакытта...
-
Кукмаралыларны иртәгә нинди һава торышы көтә?
Интернет челтәреннән алынган мәгълүматларга караганда, иртәгә, 28 июльдә Кукмарада аз болытлы һава торышы көтелә, урыны белән яшенле яңгыр явуы ихтимал. Температура +25 градус булачак. Атмосфера басымы 750 мм терекөмеш баганасын тәшкил итә.
-
Башкала кунаклары районның спорт объектлары белән танышты (фото)
Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Россиянең атказанган спорт мастеры, Татарстанда су полосы буенча Федерация вице-президенты, Сиднейда һәм Афинада олимпия уеннары призеры Ирек Зиннуров, район башлыгы Сергей Димитриев белән берлектә, районыбызның тау чаңгысы базасы, Ринат Мөхәммәтшин исемендәге үзәк стадион, "Зилант" спорт мәктәбе һәм "Нараткай" җәйге ял лагерендә...
-
Кукмарада республикакүләм савымчылар ярышы бара (фото)
Бүген Вахитов исемендәге хуҗалык базасында республика күләмендә савымчылар ярышы башланып китте. Әлеге чарага республика районнарыннан алдынгы сыер савучылар җыелган иде. Һәр районнан бер савымчы, ә кабул итүче район буларак, бездән Лидия Габдрахманова һәм Светлана Гордеевалар катнаша. Алар иң элек тест сорауларына җавап бирделәр, ә аннан соң аппарат сүтеп-җыю буенча ярыштылар....
-
Кукмарада үзара сугышу дәваханә белән тәмамланган
Кичә, 26 июльдә, кичке сәгать тугызынчы яртылар тирәсендә район үзәк дәваханәсе янындагы "Намус" кибете каршындагы җәяүлеләр юлында дүрт кеше сугыша. -Пычак ярасы алган ике кеше хәзерге вакытта дәваханәдә, ә берсе тоткарланды. Аларның сугышуын җәяүлеләр дә, автомобиль шоферлары да күрә. Әмма берсе дә полициягә хәбәр итми. Сугыш чукмарларының барысы да исерек,...
-
Поселокның үзәк урамына асфальт җәю эшләре ахырына якынлаша
Бу көннәрдә поселокның үзәк урамындагы юлга асфальт җәю эшләре башкарылды. "Татавтодор"ның Саба филиалы составындагы Кукмара юл төзү-ремонт участогыннан хәбәр итүләренә, бу атна ахырына алар үз эшләрен төгәлләргә планлаштыралар. Димәк, автобуслар да үз вакытларында йөри башлаячаклар.
-
Янил авылында универсаль спорт мәйданчыгы файдалануга тапшырылды (фото)
Бүген Янил авылында сөенчеле вакыйга булды. Көллият территориясендә "Универсаль спорт мәйданчыклары" республика программасы буенча сафка баскан спорт мәйданчыгы файдалануга тапшырылды. Биредә баскетбол һәм волейбол, футбол уйнарга, тренажерларда шөгыльләнергә була. Тантанада район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Россиянең атказанган спорт мастеры, Татарстанда су полосы...
-
Юл һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелгән (+фото)
Кичә, 26 июльдә, Зәй районында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган. Зәй районы буенча ЮХИДИ идарәсеннән хәбәр итүләренчә, күңелсез хәл Урсай - Ромашкино юлының 3 нче чакрымында 16:55 сәгатьтә килеп чыккан. Тикшерү мәгълүматлары буенча, "ВАЗ-21120" машинасы белән идарә иткән 36 яшьлек йөртүче юл йөрү кагыйдәләрен боза - тизлекне арттыра, идарәне югалта һәм...
-
Ил байлыгы игенчеләр кулында
-Басу-кырлар искиткеч матур, игеннәрнең торышы да яхшы. Быел табигать тә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен сөендерде, җәйге яңгырлар явып үтте. Алай гына да түгел, басуларга тәртип салынды. Барлык эш технология нигезендә алып барыла. Бүгенге көндә 30 мең гектарда бөртеклеләр, 2 мең гектардан артык мәйданда орлыкка кукуруз җыеп алу бурычы тора. 100 мең...
-
Сәрдекбаш һәм Зур Сәрдек җирлекләрендә халык җыеннары узды
Авыл җирлекләрендә беренче яртыеллыкта башкарылган эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыеннары башланды. Алар иң беренче булып Сәрдекбаш һәм Зур Сәрдек җирлекләрендә үткәрелде. Җирлек башлыкларының хисаплары тыңланды. Зур Сәрдектә район башлыгы Сергей Димитриев, Сәрдекбаш җирлегендә аның урынбасары Равия Каримуллина районда дәүләт программаларының үтәлеше, сәнәгать һәм авыл хуҗалыкларындагы икътисади күрсәткечләр, алда торган бурычлар...