27 июнь 2017 яңалыклары
-
Эремчек запеканкасы
Эремчек запеканкасы һәркемгә балалар бакчасыннан ук таныш, бүген дә күпләрнең яратып ашаган ризыгы. Запеканка өчен: 1 пачка ванилин, 500 г эремчек, 1 бал калагы көпшәкләндергеч (разрыхлитель), 1 стакан кефир, 2/3 стакан шикәр комы, ярты стакан манный ярмасы, 5 йомырка. Манныйны кефир белән болгатабыз һәм 20 минутка калдырып торабыз. Йомыркаларның сарысын...
-
Булачак рәссам (шигъри мизгел)
Рәсем ясый Салават Бар дөньясын онытып. Янында әбисе тора, Чәйле чынаяк тотып. Салават күрми дә аны, Бар фикере кәгазьдә. Табигатьне сурәтли ул- Бар ел фасылларын да. Башта кышны ясап куйды Ап-ак карлары белән. Аннан соң җәйгә күчте ул Тәмле җиләкләр белән. Еллар үтәр, үсеп җитәр, Бик күп рәсем ясалыр. Хыяллары...
-
Берәү, ачуыннан граната атып, киявен шартлатырга теләгән
Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары тарафыннан 61 яшьлек Николай Фединга карата җинаять эшен тикшерү тәмамланган. Ул Россия Җинаять кодексының 105 нче (2 нче өлеше), 30 нчы (3 нче өлеше) маддәләре (куркыныч ысул белән үтерергә җыену); 222 нче маддәнең 1 нче часте (хәрби кирәк-яракларны законсыз саклау) буенча җинаятьләр кылуда...
-
Югары Өскебашта балалар бәйрәме узды (фото)
Бәйрәмдә төрле уеннар, ярышлар уздырылды
-
Җәйге чорда Кукмара паркларында нинди чаралар узачак?
Җәйге айларда Кукмара шәһәре паркларында күптөрле мәдәни һәм спорт чаралары үткәрү планлаштырыла. Атлас Булатов исемендәге ял паркында: дүшәмбе (18-20 сәгать) - сәламәтлек сәгате (физзарядка, скандинавча йөрү буенча мастер-класс) сишәмбе (июль - 17-19 сәгать, август - 16-18 сәгать) - ачык уку залы чәршәмбе (18-19 сәгать) - чирәмдә фитнес чәршәмбе (18.30-19.30 сәгать)...
-
Чуллыда зират коймалары яңартылган
Чуллыда авыл халкы көче белән зират коймалары яңартылып, профнастил-штакетник белән тотылды. Әлеге изге эштә ярдәм күрсәткән һәркемгә рәхмәтебезне җиткерәбез, дип хәбәр итте Туембаш авыл җирлеге башлыгы Илфат Гарипов. фото интернеттан алынды
-
Кукмарада Яшьләр көне узачак (программа)
Бүген, 27 июньдә, Җиңү Паркы каршындагы мәйданда Яшьләр көне уздырыла. Бәйрәм программасында: -Кул көрәштерү (армрестлинг), гер күтәрү ярышлары -Яшь башкаручылар катнашында концерт -Дискотека. Башлана сәгать 19.00дә.
-
Янил авылында Татарстанның халык артисты Гәбделфәрт Шәрәфиевка куелган кабер ташын ачу чарасы узды (фото)
Янил авылында изге, саваплы гамәл булды: Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры актеры, Татарстанның халык артисты Гәбделфәрт Шәрәфиевка (1951-2014) куелган кабер ташын ачу чарасы узды. Кара мәрмәр гранит таш театрның якташыбызга булган соңгы бүләге иде. Әлеге чарада Гәбделфәрт Шәрәфиевның туганнары, Г. Камал театры коллективы һәм Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы вәкилләре...
-
Кукмарада халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча бердәм көн үткәрелә
30 июньдә, халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү проектын тормышка ашыру кысаларында, район нотариуслары, прокурор һәм адвокатлары тарафыннан халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча бердәм көн үткәрелә. Әлеге чара Кукмара поселогы, Ленин урамы, 15, 1 кат, "Бердәм Россия" партиясенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә узачак. Кабул итү графигы: 8дән 9 сәгатькә кадәр...
-
“Соңгы тапкыр базар янында күргәннәр, шуннан соң суга төшкәндәй юкка чыкты”
24 июнь көнне Түбән Камада 25 яшьлек Адель Гарипов югала. Дөресрәге, ул дуслары белән очраша, машинада йөриләр һәм шуннан соң суга төшкәндәй юкка чыга. Бу хакта "Интертат.ру" электрон газетасына аның очрашып йөри торган кызы - Виолетта Анашкина хәбәр итте. -Бу кичтә Адель дуслары белән машинада шәһәр буйлап йөри. Кичке 7ләр...
-
Күппрофильле лицей укучылары яза
Бөек Ватан сугышы елларында минем дәү әбием Илһамия үсмер кыз булган. Аңа 13 яшьтән тракторда җир сөрергә, басуда эшләргә туры килгән. Ачлык-ялангачлык үзәккә үткән. Черек бәрәңге, кычыткан, алабута ипие дә ашаганнар. Абыйсы Гыйльмулла сугышка киткән. Ул элемтәче булган. 18 яшьтә армиягә китеп, 1939 елгы сугышта да катнашып, 6 ел алгы...
-
Кукмарада ни өчен табигый матурлыкны юк итү бара? (сорау-җавап)
Кайчаннан бирле карап йөрим - Кукмараның кирпеч заводы тирәсендәге агачларны кисә башладылар. Узган ел бу эшне башлаганнар иде инде, алынып бетмәгән ботаклары кыш буе шул урында җыелып ятты. Хәзер эш дәвам итә. Кирпеч күленә таба бик матур агачлык бар, хәзер анысын да кисеп ташларлармы дип күңел борчыла. Агачларны кискәннән соң...