27 апрель 2017 яңалыклары
-
Аккошларым (шигьрият)
Аккошларым очты еракларга, Каурыйлары калды коелып. Аккошларын озаткан зәңгәр күл дә Тып-тын булып калды боегып. Кайтыгыз сез кабат, аккошларым, Камышлы күл көтәр сагынып. Сез кайтырсыз туып-үскән якка, Каңгылдашып канат кагынып. Аккошларым очты җылы якка, Алар кайта кабат яз җиткәч. Безнең гомер шулай узып китә... Кире кайта алмый бер киткәч.
-
Зур Сәрдек гимназиясе укытучысы Гөлсинә Зыятдинова: “Дөнья БДИга гына кайтып калмый бит!”
Еш кына ата-аналардан белем бирү системасына адресланган шелтәләр ишетергә туры килә: балаларны бу имтиханнар белән куркытасыз, күпне таләп итәсез, диләр. Бу куркыту түгелдер инде. Укучыларының белеме, имтихан нәтиҗәләре өчен үзендә зур җаваплылык тойган укытучыларның имтихан таләпләрен аңлатуыдыр дип аңлыйм мин үзем. Ә бу таләпләр Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министрлыгының...
-
Лубян җирлеге башлыгы ветераннарга күчтәнәчләр тапшырды (фото)
Лубян җирлеге башлыгы Рим Фәхразиев сугыш ветераннары Гайшә Галимханова, Валентина Чирковаларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау открыткаларын, саллы күчтәнәчләр тапшырды. -Бүгенге көндә җирлектә 4 сугыш ветеранының тол калган хатыны, 18 тыл ветераны яши. Без аларның да өйләрендә булып хәлләрен белештек, якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котладык, - ди Рим Фәхразиев.
-
Кукмарада узган террорга каршы комиссия утырышыннан фотолар
-
Район башлыгы волонтерлар белән очрашты (фотолар)
Район башлыгы Сергей Димитриев "Кукмара-Волонтер" волонтерлык хәрәкәтенең актив егет-кызлары белән очрашты. Волонтерлар яшьләр хәрәкәтенең эшчәнлеге турында сөйләделәр, яңа проектлар тәкъдим иттеләр. Сергей Димитриевич актив яшьләргә таныклык һәм Мактау грамоталары тапшырды.
-
Беркайчан да орхидея гөлен йортыгызга кертмәгез!
Кажется, все или почти все женщины обожают орхидеи. Красивые цветы, что тут скажешь. Но вот выращивать их дома - плохая идея. Очень плохая. Так, по крайней мере, считают специалисты по фен-шуй. И в этом есть смысл: Орхидея - растение-эпифит. Это значит, что она может всю жизнь провести на других растениях...
-
Өйрән, улым, сөйләш татарча (шигъри мизгел)
(Татарстаннан читтә яшәүче оныгыма) Бер сүз әйтсәм үзебезнең телдә Аңламыйча карап торасың. Туган телне өйрәнергә кирәк, Син бит, улым, татар баласы. "Тәфтиләү"не, "Әллүки"не сиңа Ничек аңлатыйм соң башкача? Татар теле - безнең үз телебез, Өйрән, улым, сөйләш татарча. "Татар телен белү кирәк түгел, Яшим, дисең, сездән мин читтә". Кайда яшәсәң...
-
Район Советында террорга каршы комиссия утырышы узды
Утырышта Яз һәм Хезмәт бәйрәме, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгына багышланган бйәрәм чараларына, 2017 елда Россиядә футбол буенча конфедерация Кубогына әзерлек һәм аларны үткәрү чорында террор куркынычын булдырмау һәм террорлык актлары була калганда, нәтиҗәләрен киметү һәм бетерүгә әзерлекне арттыру буенча чаралар турында сөйләшенде, район мәктәпләрендә Бердәм Дәүләт имтиханнарын, чыгарылыш...
-
"Тун астында сельдь" салаты
Тун астында сельдь салаты күпләргә таныш һәм күпләрнең яраткан салаты да, әмма бу юлы аны катлама сыман итеп ясарбыз. Бу рецепт мәшәкатьлерәк булуы һәм йомырка урынына каты сыр салу белән аерылып тора. Уртача озынлыктагы катлама (7 кисәк) өчен 1 зур пешкән кызыл чөгендер, 100 грамм каты сыр, 2 пешкән бәрәңге,...
-
Кукмара үзәк китапханәсендә "Библиотөн" узды (фото)
Күбегезнең әле китапханәләрдә генә үтә торган "Библиотөн" хакында ишеткәнегез булмагандыр. Ә безнең китап укырга яратучы дуслар бу чара турында хәбәрдар. Алар бу көнне бик зарыгып көтә. Район балалар китапханәсендә бишенче тапкыр үткәрелеп килүче "Библиотөн" быел Татарстанда һәм Россиядә экология һәм әйләнә-тирә мөхитне саклау елы уңаена багышлап уздырылды. Китапханә хезмәткәрләре бу...
-
Кайнаналарның булачак киленнәренә таләпләре: улымны ашатсын-эчертсен, үләм дип хәйләләп ятмасын...
Әгәр дә сез егет кеше икәнсез һәм үзегезгә хатынны үзегез - кемне телим, шуны табам дип уйласагыз, ялгышасыз. Чөнки сез сайлаган киленне әле әниегез ошатамы-юкмы? Интертат.ру татар егетләренең әниләре булачак киленнәренә нинди таләпләр куйганны белеште. Кайвакыт әниләр куйган таләпләрне карасаң, андый кеше, гомумән, дөньяда юк дигән фикергә килеп була. Ул...
-
Кукмараның “Ләйсән” балалар бакчасында практик семинар үтте (фото)
Кукмараның дүртенче номерлы "Ләйсән" балалар бакчасында мәгариф идәрәсе методистлары Рушания Фәйзетдинова, Зөбәйдә Хәбибуллина, район балалар бакчалары тәрбиячеләре, Кукмара дүртенче мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучылары катнашында "Мәктәпкәчә федераль дәүләт белем бирү стандартлары нигезендә мәктәп белән дәвамчылыкны оештыру" темасына практик семинар булып үтте. Семинарда канашучылар бу тема буенча балалар бакчасының эш тәҗрибәсе белән...