Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмараның “Ләйсән” балалар бакчасында практик семинар үтте (фото)

Кукмараның дүртенче номерлы "Ләйсән" балалар бакчасында мәгариф идәрәсе методистлары Рушания Фәйзетдинова, Зөбәйдә Хәбибуллина, район балалар бакчалары тәрбиячеләре, Кукмара дүртенче мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучылары катнашында "Мәктәпкәчә федераль дәүләт белем бирү стандартлары нигезендә мәктәп белән дәвамчылыкны оештыру" темасына практик семинар булып үтте. Семинарда канашучылар бу тема буенча балалар бакчасының эш тәҗрибәсе белән...

Кукмараның дүртенче номерлы "Ләйсән" балалар бакчасында мәгариф идәрәсе методистлары Рушания Фәйзетдинова, Зөбәйдә Хәбибуллина, район балалар бакчалары тәрбиячеләре, Кукмара дүртенче мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучылары катнашында "Мәктәпкәчә федераль дәүләт белем бирү стандартлары нигезендә мәктәп белән дәвамчылыкны оештыру" темасына практик семинар булып үтте.

Семинарда канашучылар бу тема буенча балалар бакчасының эш тәҗрибәсе белән таныштылар, икенче номерлы мәктәпкә әзерлек төркемендә югары квалификацион категорияле тәрбияче Ильмира Газизова "Математика иленә сәяхәт", беренче номерлы мәктәпкә әзерлек төркемендә югары квалификацион категорияле тәрбияче Нурия Сәлимгәрәева рус теленә өйрәтү буенча "В поисках сокровища" темасына эшчәнлекләр, Гөлшат Шәмсетдинова "Ата-аналар белән эш оештыру" темасына мастер-класс тәкъдим иттеләр, Кукмара дүртенче мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Рушания Динмөхәммәтова "Беренче сыйныфта балалар белән эш оештыру" темасына чыгыш ясады, шул ук мәктәпнең педагог-психологы Гөлнара Мөхәмәдярова бала беренче сыйныфка килгәч нинди кыелыклар кичерүе турында сөйләде. Район мәгариф идәрәсе методистлары Рушания Фәйзетдинова, Зөбәйдә Хәбибуллиналар киңәшмә турында уңай фикер әйтеп, алга таба да балалар бакчалары һәм мәктәпләр арасында мондый төр эшчәнлекне дәвам итәргә кирәклеге турында билгеләп үттеләр.

Хәбибуллина Зөбәйдә Леонидовна безнең балалар бакчасының эш тәҗрибәсе республикакүләм үткәрелгән район мәгариф башлыкларының урынбасарлары катнашында үткәрелгән семинарда югары бәя алулары, башка районнарның да безнең эш тәҗрибәсе белән кызыксынганлыклары турында әйтеп үтте. Практик семинар оешкан төстә барды, катнашучылар бар да уңай фикердә калдылар.

Кукмара бистәсе дүртенче номерлы "Ләйсән" балалар бакчасының югары квалификацион категорияле өлкән тәрбияче Нигъмәтуллина З.М.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk