Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

"Тун астында сельдь" салаты

Тун астында сельдь салаты күпләргә таныш һәм күпләрнең яраткан салаты да, әмма бу юлы аны катлама сыман итеп ясарбыз. Бу рецепт мәшәкатьлерәк булуы һәм йомырка урынына каты сыр салу белән аерылып тора. Уртача озынлыктагы катлама (7 кисәк) өчен 1 зур пешкән кызыл чөгендер, 100 грамм каты сыр, 2 пешкән бәрәңге,...

Тун астында сельдь салаты күпләргә таныш һәм күпләрнең яраткан салаты да, әмма бу юлы аны катлама сыман итеп ясарбыз. Бу рецепт мәшәкатьлерәк булуы һәм йомырка урынына каты сыр салу белән аерылып тора.

Уртача озынлыктагы катлама (7 кисәк) өчен 1 зур пешкән кызыл чөгендер, 100 грамм каты сыр, 2 пешкән бәрәңге, 1 уртача суган, 1 зур пешкән кишер, 1 сельдь балыгы кирәк булачак.

Тозлы балыкны һәм суганны чистартып шакмаклап турарга, сырны һәм яшелчәләрне эре угычтан һәрберсен аерым тәлинкәгә уарга, 5 грамм желатинны 50 мл суда бүрттерергә һәм 150 грамм майонез белән болгатырга, һәр тәлинкәгә 2-3 аш кашыгы майонезлы желатин салып болгатырга кирәк.

Подноска азык клеенкасы җәяргә, аңа чиратлап чөгендер, сыр, бәрәңге, суган, кишер, балык җәяргә, клеенка ярдәмендә катлама итеп төрергә һәм 4 сәгатькә суыткычка куярга. Өстәлгә куяр алдыннан клеенканы алырга һәм тәлинкәләргә турап куярга яки һәр кешегә берәр кисәк аерым бирергә.


Гөлүзә ВАСИЛОВА

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk