27 март 2017 яңалыклары
-
Кукмара музее директоры Ләбүдә ханым Дәүләтшина съездда катнашты
«Казан» милли-мәдәни үзәгендә, "Гомумтатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыятен" оештыру максатыннан, I Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр съезды үтте. Чара эшендә ТФА Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты һәм Татар энциклопедиясе һәм төбәкнеөйрәнү институты галимнәре белән беррәттән, Кукмара туган төбәкне өйрәнү музее директоры Ләбүдә Дәүләтшина да катнашты. Съезд эшендә Татарстан Республикасы хөкүмәт әгъзалары,...
-
Татарстанда быел капиталь ремонт башланган мәктәпләр исемлегендә Кукмара районының Мәчкәрә мәктәп-интернаты да бар
Капиталь ремонт программасы үтәлеше шушы көнгә 33 процентны тәшкил итә. (Казан, 27 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). 23 нче мартка булган мәгълүматлардан күренгәнчә, Татарстанның 141 белем бирү учреждениесендә капиталь ремонт программасы буенча эшләр тулы көчендә бара. Бу хакта журналистларга "Татар-информ" агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының...
-
Гүзәл Уразованы ГАИ ник туктаткан?
Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова белән Казан урамнарының берсендә кызыклы хәл булган. Юл кагыйдәләрен бозмыйча, үз көенә хәрәкәт иткән җырчыны ЮХИДИ (ГАИ) хезмәткәрләре туктаткан. - Башта нигә туктатканнарына аптырадым, чөнки беркемгә комачауламыйча, кагыйдә бозмыйча баруым иде. ЮХИДИ хезмәткәре җитди кыяфәт белән документларны тикшерү өчен үз машиналары янына баруымны үтенде. Ә...
-
Сабан туен бәйрәм итү көннәре билгеле
Бәйрәм уздыру вакыты турындагы карарга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды. (Казан, 27 март, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов быелгы Сабан туен бәйрәм итү көне турындагы карарга кул куйды. Әлеге документның тексты республика башлыгы сайтында бастырылган. Карар нигезендә, авыл җирлегендәге торак пунктларда һәм район үзәкләрендә Сабан туе бәйрәмен 1 һәм...
-
Вахиттә шоу-тамаша: “Кайнанасы нинди - килене шундый” (фото)
Кайнана-килен темасы, мәхәббәтнең үзе шикелле үк, мәңгелектер, мөгаен. Башкача мөмкин дә түгел, ике йөрәкнең кушылуы, ике анадан туган балаларның бер җан булып яши башлавы, килен-кайнана төшенчәсенә барып тоташа. "Килен- кайнана туфрагыннан яратыла", диләр. Чыннан да, бу дөрес сүзләр. Менә шушы сүзләр астында Вахит авылы мәдәният йортында авылның уңган-булган, тырыш, иң...
-
Кукмара кызлары булдыра! (фото)
Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укучылары Яр Чаллыда мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында узган "Без - булдырабыз!" дигән музыка һәм сәнгать конкурсында катнашты. Диләрә Кашапова һәм Илсинә Әхмәдуллина үз яшь категорияләрендә "Вокал-соло" номинациясендә, Зәлинә Баһманова һәм Диләрә Ибраһимова дуэты "Вокаль ансамбльләр" номинациясендә беренче урыннарны алдылар. Котлыйбыз!!!
-
Сәнгать мәктәбе укучылары күппрофильле лицейда концерт куйды
Күппрофильле лицейда "Уен кораллары тарихыннан" дигән тематик конөерт узды. Чараны Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укытучылары һәм укучылары әзерләде. Концертта укучылар фортепиано, скрипка, баян, гитара, тынлы уен коралларында уйнадылар, кече хор чыгышы булды.
-
Россиядә машина йөртү таныклыгын алмаштыру һәм бирү тәртибе үзгәрде
Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев машина йөртү таныклыгын күп функцияле үзәкләрдә алмаштыру турындагы карарга кул куйды. Тиешле документ Хөкүмәтнең рәсми сайтында бастырылган, дип яза "РИА Новости". Әлегә таныклыкны дәүләт автоинспекциясе бүлекчәләре генә бирә ала. Хөкүмәт карары ЮХИДИдан килеп ирешкән таныклыкларны Күп функцияле үзәкләр бирә алуны күзаллый. Шулай ук монда халыкара таныклык...
-
Апрель аенда бәяләр күтәреләчәк, бүген язылып калыгыз!
2017 елның икенче яртыеллыгы өчен район газетасына 1 февральдән 31 мартка кадәр алдан язылу игълан ителде. Бу чорда аңа 620 сум 70 тиеннән, ә оешмалар 710 сум 70 тиеннән язылап ала. Апрель аенда подписка бәяләренең артуы көтелә. Газетага арзанрак бәядән язылып калыйк, быелның икенче яртысында да бергә булыйк, райондашлар!
-
БДИ-2017: имтиханнар узачак көннәр билгеле
Быел мәктәп укучылары өчен дәүләт йомгаклау имтиханнары өч этапта (вакытыннан алда, төп һәм өстәмә) узачак. БДИны вакытыннан алда тапшыру этабы 23 марттан 14 апрельгә кадәр үтә, анда Татарстаннан 1160тан артык укучы катнаша. Бу - узган елдагыга караганда өч тапкыр артыграк. Аларның 10сы гына агымдагы елда мәктәпне тәмамлаган. Шулай ук урта...
-
Әбиемнең пакь язмышы...
Дөньяны аклыкка, сафлыкка күмеп, тын гына ябалак-ябалак кар ява. Юл кырыенда үсә торган парлы нараткайларны Табигать-Ана, кайгыртучан, олы йөрәкле әниләрдәй, йомшак, ак юрган белән сарган. Шөбһәсез, аларга бик җылы. Әйләнә-тирәгә күз салсаң, табигать патшалыгында кайгырту, наз чагылган күренешләрне бихисап күзәтергә мөмкин, бары тик күңел күзең генә уяу булсын. Ә шул...
-
Рузия Габдрахманова - Россиянең иң яхшы спортчысы
Балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәге педагогы Рузия Габдрахманова Мәскәү өлкәсенең Протвино шәһәрендә кул көрәше буенча узган Россия Чемпионатында катнашты. Рузия ветераннар арасында чемпион калды, 80 яшькә кадәрге хатын-кызлар арасында көмеш медальгә ия булды. Рузия Габдрахманова "2016 елда армспорт буенча Macter категориясендә Россиянең иң яхшы спортчысы" дигән диплом белән бүләкләнде. Чын күңелдә...
-
Каенлык авылында кышны озаттылар (фото)
Бәйрәм төрле уеннар, конкурслар белән үрелеп барды. Чарага килгән һәркем кайнар коймак белән сыйланды. Кыш озатуга сыерчык бураны да комачауламады. Бәйрәм бик күңелле узды.