Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Вахиттә шоу-тамаша: “Кайнанасы нинди - килене шундый” (фото)

Кайнана-килен темасы, мәхәббәтнең үзе шикелле үк, мәңгелектер, мөгаен. Башкача мөмкин дә түгел, ике йөрәкнең кушылуы, ике анадан туган балаларның бер җан булып яши башлавы, килен-кайнана төшенчәсенә барып тоташа. "Килен- кайнана туфрагыннан яратыла", диләр. Чыннан да, бу дөрес сүзләр. Менә шушы сүзләр астында Вахит авылы мәдәният йортында авылның уңган-булган, тырыш, иң...

Кайнана-килен темасы, мәхәббәтнең үзе шикелле үк, мәңгелектер, мөгаен. Башкача мөмкин дә түгел, ике йөрәкнең кушылуы, ике анадан туган балаларның бер җан булып яши башлавы, килен-кайнана төшенчәсенә барып тоташа. "Килен- кайнана туфрагыннан яратыла", диләр. Чыннан да, бу дөрес сүзләр. Менә шушы сүзләр астында Вахит авылы мәдәният йортында авылның уңган-булган, тырыш, иң матур килен-кайнаналары катнашында "Кайнанасы нинди - килене шундый" дип исемләнгән шоу-тамаша үткәрелде. Әлеге кичәгә Вахит авылының кайнана-килен, килен-кайнана хакын саклап, хөрмәт итеп, үзара тату, гөрләп яшәүче биш гаилә чакырылды: авылыбызда иң күп бергә торучы кайнана-килен, бер-берсенә ярдәмләшеп, бер-берсен 27 ел аңлаучы Зөлһәбирә-Дания Шиһаповалар, күпкырлы талантлы, сәнгатьне, хезмәтне яратучы, 22 ел тормыш итүче Мәйсара-Гөлназ Шәфигуллиналар, тыйнак, ярдәмчел,искитче гаилә, 22 ел бергә торучы Фирдәүсә-Рәзилә Габидуллиналар, авылыбызның кунакчыл, иманлы, тырыш гаиләләре, 16 ел тормыш итүче Роза-Фәнзилә Гыйльфановалар, эшлекле, акыллы, гади, 4 ел бергә гомер итүче Гөлнур-Язилә Галимуллиналар. Кичәдә шулай ук авылыбызда иң күп тормыш иткән килен-кайнаналарны санап, искә алып киттеләр.

Әлеге концертны алып баручы, "Наза" фольклор ансамбле җитәкчесе, мәдәният йорты хезмәткәре Нәзилә Тимергалиева бүгенге кичәнең катнашучылары турында тамашачыларга тулырак җиткерде. Тамашачыларны бигрәк тә килен-кайнана мөнәсәбәтләре кызыксындырды. Аннан сүзне өлкән буын кайнаналарга бирде. Алар үзләренең килен булып төшкән чакларын искә төшерде. Һәркемнең бу тормышта үз язмышы, һәр заманның килен төшерүдә үз йола-тәртибе. Тормыш авыр булса да, кайнаналарыбыз авыл колхозларында тырышып хезмәт куеп, балалар үстереп, хәзерге көндә киленнәре, гаиләләре белән тату яшиләр.

Авылыбызның сандугачы Роза апа Гыйльфанова үзенең җыры белән бар халыкны шаккаттырды. Электән үк Роза апа сәхнәдән төшмичә, һәр бәйрәмдә моңлы, искиткеч җырлары белән чыгыш ясаган. Ә аңа бу бәйрәмдә аның оныгы Айгөл Гарифуллина (җитәкчесе Рәйхан Гыйльмуллин) баянда матур көйләрен бүләк итте.

Мәйсара апа Шәфигуллина - авылыбызның искиткеч шагыйрәсе. Аның шигырьләре, бәет-мөнәҗәтләр язуы күңелләргә үтеп керә. Бүгенге кичәдә ул яраткан киленнәренә һәм кода-кодагыйларына матур шигырьләрен тәкъдим итте.

Тамашада катнашучы киленнәр килен булып төшү тарихын, кайнаналары турында бик җылы итеп сөйләделәр, үзләренең тормыш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, яшьләргә үзләренең киңәшләрен бирделәр. Гөлназ Шәфигуллина барлык киленнәр исеменнән үзенең җырларын бүләк итте.

Өйдә кем дә көч сынаша, сәхнәдә сынаша алу кирәк. Бу кичәдә киленнәр һәм кайнаналар арасында матур, кызыклы уеннар, бәйгеләр оештырылды, аларның осталыкларын тикшерделәр.

Шоу-тамаша авылыбызның талантлы җырчылары Рәмзил Галиуллин, Алсу Гарифуллина, Алсу Нуриева, Дилюс Нәбиев, баянчы Рәйхан Гыйльмуллин, үзенең дәртле биюләре белән Гөлгенә Нәбиева, сүз остазы Шамил Шәфигуллин, кайнана һәм киленнәргә киңәшләр, мәгълүматлар турындагы Нәсыйха Нәбиеваларның номерлары белән үрелеп барды. Тамашачылар авылыбызның йолдызлары чыгышын җылы алкышларга күмделәр.

Әлеге тамашада катнашучы килен-кайнаналарга, тамашачыларга Вахит мәдәният йорты мөдире Нәсыйха Нәбиева зур рәхмәтләрен җиткерде. Авыл җирлеге һәм мәдәният йорты исеменнән катнашучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Авылыбызда үрнәк, тырыш гаиләләр бик күп. Ә бит тормышта бергә яши алмаган, килешә алмаганнар да бар! Нишлисең, бу - тормыш, аның агы да, карасы да бар! Кайнана-килен - тормыш матурлыгы. Авылыбызның бу күркәм гаиләләре өчен сөенеп куйдым. Килен белән кайнана татулыгы өйне җылыта, йортка нур өсти, балаларны ихтирам, хөрмәткә өйрәтә, буыннар чылбырын ныгыта. Әти-әни нигезендә калып, өлкәннәрне тәрбия кылып яшәгән, үзләре кайнана яшенә җитеп тә, килен хезмәте күрсәтеп, өлкәннәр яшь парларга үз киңәшен биреп, ярдәмләшеп, хәер-догасын алган гаиләләр бәрәкәтле тормышта, озын-озак гомер итәләр. Бу - аларга Ходай бүләге.

Менә алар Вахит авылының бүгенге буын килен-кайнаналары, чын татар хатын-кызлары!

Нияз Кәримуллин, Казан дәүләт мәдәният институты студенты

Зилә Корбанова фотолары, Вахит мәдәният йорты хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев