Әбиемнең пакь язмышы...
Дөньяны аклыкка, сафлыкка күмеп, тын гына ябалак-ябалак кар ява. Юл кырыенда үсә торган парлы нараткайларны Табигать-Ана, кайгыртучан, олы йөрәкле әниләрдәй, йомшак, ак юрган белән сарган. Шөбһәсез, аларга бик җылы. Әйләнә-тирәгә күз салсаң, табигать патшалыгында кайгырту, наз чагылган күренешләрне бихисап күзәтергә мөмкин, бары тик күңел күзең генә уяу булсын. Ә шул...
Дөньяны аклыкка, сафлыкка күмеп, тын гына ябалак-ябалак кар ява. Юл кырыенда үсә торган парлы нараткайларны Табигать-Ана, кайгыртучан, олы йөрәкле әниләрдәй, йомшак, ак юрган белән сарган. Шөбһәсез, аларга бик җылы. Әйләнә-тирәгә күз салсаң, табигать патшалыгында кайгырту, наз чагылган күренешләрне бихисап күзәтергә мөмкин, бары тик күңел күзең генә уяу булсын. Ә шул җылылыкны кешеләрнең күңелләренә сирпү, тарату бөек затлар - әниләргә йөкләгән.
Әлеге язмамны безнең өчен газиз, күңел дөньябызны җылытучы, ак яулыклы акъәбиемә багышлыйм. Әниемнең әнисе, сабый чакта тиешенчә назга туенмаса да, үз балаларына күңел түрендәге саф хисләрдән мул өлеш чыгарган, мәрхәмәт тулы караш-мөгамәләсен без - оныкларыннан да кызганмаган.
1932 елның ямьле язның март аенда гүзәл табигатьле Зур Сәрдек авылында гаиләдә икенче бала булып әбием, Нәсимә Гайфетдинова, дөньяга килә. Сабый вакыты гаять авыр чорга туры килә шул әлеге буынның. Шул авырлыклар өстенә җиде яшьлек вакытында ятимлек ачысы да өстәлә, йөрәк авыруыннан әтиләре бакыйлыкка күчә, берсеннән-берсе кечкенә дүрт бала белән ялгыз ана язмыш чатында кала. Шул көннән башлап, уенда гамьсез балалык рәхәте булырга тиешле сабыйлар инде рәхимсез тормыш арбасын олыларча тарта башлый.
Язманы тулысынча "Хезмәт даны" газетасында укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев