Татарстанда быел капиталь ремонт башланган мәктәпләр исемлегендә Кукмара районының Мәчкәрә мәктәп-интернаты да бар
Капиталь ремонт программасы үтәлеше шушы көнгә 33 процентны тәшкил итә. (Казан, 27 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). 23 нче мартка булган мәгълүматлардан күренгәнчә, Татарстанның 141 белем бирү учреждениесендә капиталь ремонт программасы буенча эшләр тулы көчендә бара. Бу хакта журналистларга "Татар-информ" агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының...
Капиталь ремонт программасы үтәлеше шушы көнгә 33 процентны тәшкил итә.
(Казан, 27 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). 23 нче мартка булган мәгълүматлардан күренгәнчә, Татарстанның 141 белем бирү учреждениесендә капиталь ремонт программасы буенча эшләр тулы көчендә бара. Бу хакта журналистларга "Татар-информ" агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.
Искәртеп үтик, быел, ягъни 2017 елда Татарстанда 146 белем бирү оешмасына капиталь ремонт уздыру планлаштырыла. Аларның 36ы - гомуми белем бирү учреждениесе, шуларның 29ы - муниципаль мәктәп, 7се - махсус (коррекцион) мәктәп, 110ы - мәктәпкәчә белем бирү оешмасы. Әлеге максатларга барлыгы 2, 5 млрд сумнан артык акча каралган.
"Капиталь ремонт программасы үтәлеше шушы көнгә 33 процентны тәшкил итә. Яңа уку елы алдыннан барлык учреждениеләрне тәртипкә китереп, тиешле документ алу өчен, без эшләрне 15 нче августка кадәр төгәлләргә бурычлы", - дип белдерде Алексей Фролов.
Капиталь ремонт буенча быелгы программа нигезендә, 27 гомуми белем бирү мәктәбендә, 7 коррекцион мәктәптә һәм 106 балалар бакчасында эшләр башланган.
Капиталь ремонт башланган мәгариф оешмалары исемлеге:
Яшел Үзәндәге аерым предметларны тирәнтен өйрәнү буенча 15 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе
Яшел Үзәндәге 10 нчы гимназия
Казандагы 129 нчы рус-татар урта мәктәбе (филиал)
Казандагы 2 нче лицей-интернат
Казандагы 28 нче гимназия
Казандагы 17 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе
Казандагы Устинова исемендәге 102 нче гимназия
Казандагы 97 нче рус-татар урта мәктәбе
Казандагы 153 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе
Казандагы аерым предметларны тирәнтен өйрәнү буенча 65 нче татар-рус урта гомуми белем бирү мәктәбе
Казандагы 66 нчы татар-рус төп гомуми белем бирү мәктәбе
Казандагы 129 нчы рус-татар урта мәктәбе
Балык Бистәсе районы 2 нче урта мәктәбе
Коррекцион мәктәпләр:
Әлмәттәге сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен мәктәп-интернат
Кукмара районының Мәчкәрә сәламәтлек мөмкинлелкәре чикле балалар өчен мәктәп-интернаты
Казандагы тәртипләре тайпылышлы балалар өчен ябык типтагы Н. Галләмов исемендәге Республика махсуслаштырылган гомуми белем бирү мәктәбе
Чистайдагы сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен 0 нчы мәктәп
Арча районы авылындагы сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен мәктәп-интернат
Алабугадагы сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен мәктәп-интернат
Казандагы сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен 61 нче мәктәп
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев